Дару өчен салымны кире кайтарып була

1 гыйнвардан Россиядә эшләүче һәм салым түләүче кеше дарулар сатып алган өчен акчаны кире кайтара ала. Аның суммасы да билгеләнгән: елына 15 600 сумга кадәр.

Моның өчен дәвалау оешмасына барып, даруга рецепт яздырасың һәм аны даруханәдән сатып аласың. Салым акчасын кире кайтарып алыр өчен рецепт һәм чекны салым инспекциясенә илтәсең.  Ул эшне үзең башкара алмасаң, салым оешмаларына балаң, әти-әниең яки ирең-хатының да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Гаиләдә ике кеше эшли икән, дәүләттән 31 200 сумга кадәр акчаны кире кайтарып булачак. Фаразларга караганда, әлеге яңалыктан ил буенча дистә миллион кеше файдаланачак. Россия Дәүләт Думасы депутатлары фикеренчә, бу система җайлы гына эшләп киткән очракта, киләчәктә дарулар өчен тагын да күбрәк акчаны кайтару мөмкинлеге тудырылачак. Исегезгә төшерәбез: элек халык Россия хөкүмәте билгеләгән аерым исемлектәге дарулар хакын гына кире кайтара алды.

– Салым оешмалары өчен әллә ни зур яңалык түгел бу, – ди Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 5 нче инспекциясе бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин. – Элек тә махсус исемлектәге дарулар акчасын кире кайтарып була иде. Хәзер ул исемлек бетерелә. Табиб бер кәгазьгә рецепт яза, икенче кәгазьне салым оешмалары өчен әзерли һәм аңа штамп куярга тиеш. Даруханәдә исә бәяне раслаучы чек бирәләр. Рецептны һәм чекны тапшырганда кеше декларация тутыра. Ата-анага балигълык яшенә җитмәгән баласы өчен алган дарулар хакын да кире кайтарырга рөхсәт ителә. Ул чагында да кулда табиб язуы һәм чек булу кирәк. Декларация тутырганда баланың документлары да теркәлә.

Бу эш ничек башкарыла соң?  Белгеч аңлатуынча, кеше бүген дару сатып алган икән, әлбәттә, шунда ук салым органнарына чыгып китми. Рецептларны һәм чекларны ел дәвамында җыеп бара. 2020 елда алган дарулар өчен салым икенче елда кире кайтарылачак.  Даруны бер генә түгел, 5–6 тапкыр, аннан да күбрәк алырга мөмкин.

– Ел буе тотылган чыгымнан 13 процентын кайтарып бирәчәкләр, – ди Мөнир Шәйдулин. – Максималь сумма күләме  120 мең сумнан артмый. Әлеге яңалык эшләүче һәм ай саен салым түләүче кешеләргә генә кагыла. Эшләүче пенсионер да шул категориягә керә. Эшләмәгән кешенең салым базасы булмый, димәк, кайтарып бирергә җыелган акчасы юк. Рецептларны салым оешмаларына тапшырганда эш урыныннан 2НДФЛ белешмәсе алырга кирәк булачак. Анда хезмәткәр өчен күчерелгән салымнар күрсәтелә. Акчаны кире кайтарганда кешенең ай саен күпме салым түләвенә дә карый. Өч мең сум гына салым күчерелгән икән, шул сумма гына кире кайта.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов  элек тә андый ташлама булуын искәртә. Тик ул исемлеккә бик аз гына дарулар кергән. “Хәзер исә теләсә кайсы дару өчен салымны кайтарып булачак, – ди депутат. – Тик табиб биргән рецепт кәгазе кирәк. Табиб дару язудан баш тартырга тиеш түгел. Кеше үзе дә участок табибына, миңа шундый дару кирәк иде, рецепт яза алмассызмы, дип мөрәҗәгать итә ала. Табиб буларак шуны әйтә алам: безнең илдә дарулар алга киткән чит илләрдәгегә караганда азрак кулланыла. Кешенең 60 яшькә җиткәндә кимендә ике хроник чире була. Дару ярдәмендә сәламәтлекне ныгытырга, өзлегүләрдән сакланырга, инфаркт, инсультлар килеп чыгуын туктатырга мөмкин. Салымны кире кайтарганда, дарулар арзангарак чыгачак”.

Фәния Арсланова    


Фикер өстәү