Депутатлар кайгы уртаклашты

“Украина халыкара һава юллары” пассажир самолеты Тәһран янында юлыккан фаҗига белән бәйле рәвештә Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгында Кайгы уртаклашу китабы ачылды. Дәүләт Советы депутатлары Генконсуллыкка барып, кайгы уртаклашты.

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан депутатлары исеменнән парламентчылар Альберт Хәбибуллин белән Марат Галиев Кайгы уртаклашу китабында калдырган язмада “әлеге фаҗигадә һәлак булган Иран, Канада, Украина, Швеция, Әфганстан, Бөекбритания һәм Германия кешеләренең туганнары һәм якыннарының хәсрәтен уртаклашабыз”, – диелә.

Иранның Казандагы Генераль консуллыгы җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы М.Шәфәгать Татарстан парламентчыларына Иран халкы өчен шушы кайгылы көннәрдә алар белән бергә булулары өчен рәхмәтен җиткерде. Аның әйтүенчә, Иран белән Татарстан мөнәсәбәтләре эшлекле хезмәттәшлек кенә түгел, дуслык өлгесе дә булып тора.


Фикер өстәү