Диетолог Луиза Шиһаповадан яллардан соң организмны чистарту буенча киңәшләр

Озын бәйрәм яллары артта калды. Тормыш яңадан үз җаена кереп бара. Организмны да элеккеге халәтенә кайтарырга вакыт. Баллы, майлы, кыздырган ризык, тәм-томнар ашауга күнегеп өлгергән ашказаныбызны бушану көннәре генә коткарачак. Эшне нәрсәдән башларга?

Диетолог Луиза Шиһапова иң элек уйларны тәртипкә салырга чакыра. “Бәйрәмнәрдә артыгын ашап ташлаган өчен үзегезне тиргәмәгез. Теләге булган кеше дөрес тукланмау аркасында килеп туган проблемаларны берничә көн эчендә дә хәл итә ала”, – ди белгеч. Бер-ике көндә тиз генә артык авырлыктан котылып була дигән сүз түгел бу, билгеле. Бушану көннәре дөрес тукланмау аркасында пәйда булган күңел болгану, эч күбү, ашказаны борчу, хәлсезлек кебек билгеләрдән генә арындырачак. Ашказаны-эчәк авыртулары, хроник чирләре булган, өлкән яшьтәге кешеләргә, йөкле ханымнарга исә бу эштән тыелып торырга киңәш ителә.

Белгеч бушану көннәре вакытында иң еш ясала торган берничә хатадан да сакланырга чакыра. “Бушану көннәрен кисәк кенә башларга ярамый! Теләсә кайсы эшкә тотынгандагы кебек үк, аңа да алдан әзерләнергә кирәк. Бер-ике көн алдан аз-азлап җиңелчә ризык белән тукланыгыз. Клетчаткага бай ризыкларга (кишер, чөгендер, кыяр, кәбестә, карабодай һ.б.), кефир кебек ачы сөт ризыкларына өстенлек бирегез”, – ди белгеч. Бушану көннәрен атнага ике тапкыр гына үткәрү рөхсәт ителә. Бу көнне кабул ителгән калория күләме 1000нән дә кимрәк булмаска тиеш. “Бушану көнендә артык авыр эшләр, физик күнегүләр башкарудан да тыелып торырга кирәк. Көндәлек ризык күләмен чикләүне организм болай да авыр кичерә. Шуңа өстәп әле аңа физик яктан да авырлык китерсәң, тырышлыгыгыз озакка бармас”, – ди Луиза ханым. Бушану көненнән соң кабат күп итеп ашаудан да сакланырга кирәк.

Алмалы бушану көннәре. Көненә 5–6 тапкыр 1,5–2 килограмм алма ашарга кирәк. Алманың 1/3 өлешен пешереп ашау да файдалы булачак. Чөнки пешкән алмада пектин күбәя. Ә ул исә, үз чиратында, организмнан шлак һәм холестеринны яхшы чыгара.

Кефирлы бушану көннәре. Көне буена 2 литр майсызландырылган кефир эчәргә мөмкин. Шулай ук аңа яшеллек белән кыяр да өсти аласыз. Кефир авырлыкны гына көйләп калмыйча, иммун системасын да ныгыта.

Йогыртлы бушану көннәре. Майлылыгы 2,5% булган 8–10 стакан йогырт эчәргә киңәш ителә. Саклану вакыты ике атнадан артмаган йогыртны сатып алырга кирәк. Аларда тере культуралар күбрәк була.

Эремчекле бушану көннәре. 400 грамм эремчекне бер литр майсызландырылган кефир белән көнгә дүрт тапкыр ашагыз. Шикәр кушарга ярамый.

Карабодайлы бушану көннәре. Карабодайны кефир белән ашарга кирәк. Бер стакан карабодайны кичтән, 2–3 стакан кайнар суга салып, төне буе тотыгыз. Тоз һәм май кушу тыела. Кефир белән эчкән очракта, карабодай ашкайнату системасын яхшырта, организм өчен кирәкле макро- һәм микроэлементларны арттыра.

Бушану көннәре өчен яшелчә ашы. Ашка өйдә булган бөтен яшелчәләрне салыгыз. Иң мөһиме – кәбестәне күбрәк турагыз. Ник дигәндә, ул ашкайнату юлларын чистарта. Кәбестәне эшкәртү өчен организм бик күп энергия сарыф итә. Шуңа күрә ул артык калорийлардан да арындыра. Моннан тыш көне буена ике литрга якын сыеклык эчәргә тырышыгыз.

“Бушану көннәрендә, иң мөһиме, күтәренке кәефтә булыгыз! Сез бу адымга организмны матур һәм сәламәт итү өчен барасыз бит! Канәгатьсезлек хисе исә бөтен эшне бозып кына ташларга мөмкин”, – ди Луиза Шиһапова.

Абау!

Билдәге майдан бер атна эчендә (!) дә котылып була икән! Германиянең табиб-диетологы Михаэль Деспегель шундый шаккатыргыч ачыш ясаган. Нечкә билле буласың килсә, “2+2+4” формуласы буенча яшәргә кирәк, дип ышандыра табиб. Моның өчен атнасына ике тапкыр кардиокүнегүләр, ике тапкыр көч таләп ителә торган тренировка ясарга кирәк икән. Беренчесе матдәләр алмашын көчәйтеп, йөрәк һәм үпкәләр эшчәнлеген яхшыртса, икенчесенә кергәннәре мускулларны ныгыта. Тренировка булган көннәрдә, ягъни атнасына дүрт тапкыр дөрес итеп тукланырга, рациондагы калорияләрне дә санарга кирәк. Калган көннәрдә исә гадәти режимда тукланырга, югары калорияле ризыклар ашамаска киңәш итә табиб.


Фикер өстәү