Экологлар – чүпкә урын табарга, урманчылар юл буйларын тәртипкә китерергә тиеш!

Моннан соң җир асты байлыкларына зыян салучыларга көн бетәчәк. Казанда төзеләсе чүп эшкәртү заводы экологиягә куркыныч тудырмаячак. Бу хакта Татарстанның Урман хуҗалыгы белән Экология һәм табигый ресурслар министрлыкларының уртак еллык коллегиясендә сөйләштеләр.

Иң элек экология министры Александр Шадриков хисап тотты.

– Экология өлкәсендә илкүләм проектлар ярдәмгә килде. Хәзерге вакытта без өч проект буенча эшләсәк, 2024 елда алар алты булачак. Димәк, республикада экологияне кайгырту буенча тагын да зуррак эшләр башкарып булачак. Шуны да әйтеп үтәсе килә: әйләнә-тирә мохитне саклау өчен төп капиталга кертелгән инвестицияләр буенча Татарстан беренче урынны алды. Табигатьне саклау ниятеннән күрелгән максатчан чараларга 9 миллиард сумнан артык акча тотылды, – диде министр. – Иделнең саегуы безне күп эшләргә өйрәтте. 2021 елда Куйбышев сусаклагычында су кимү проблемалары хәл ителер дип уйлыйбыз. Судан файдалану мәсьәләсендә яңа кагыйдәләр кирәк. Быел “Иделне савыктыру” программасы буенча 22 чистарту җайланмасы төзеләчәк. Сигезендә инде эшләр төгәлләнеп килә. Әкренләп авылларда “Чиста су” программасы да тормышка ашырыла. Быел 11 авыл халкын сөендерәчәкләр.

Шадриков сүзләренә караганда, узган ел Татарстанда табигатькә 1,5 миллиард сумлык зыянны булдырмый калганнар. Сулыклар тирәсен тиешенчә кулланмаучыларга карата 653 беркетмә төзелгән. Елга-күлләрне үзенеке итәргә маташучылар да булган. 66 урында алар урнаштырган киртәләр алып ташланган. Тәртип бозучыларны штрафка тартканнар. Штраф димәктән, министр Татарстан Президентыннан табигатьне саклау законнарын бозганга салынган штрафлардан җыелган керемне алга таба, табигатьне саклау чараларында файдалану өчен, тулы күләмдә район бюджетларына җибәрү буенча закон чыгару тәкъдимен хуплауны сорады.

Александр Шадриков республикадагы полигоннарның хәлен җиткерде. Казан читендәге Самосырово бистәсендә урнашкан чүплекне рекультивацияләү, Түбән Кама районының Прости авылы янәшәсендәгесен паркка әйләндерү “Чиста ил” федераль программасы буенча тормышка ашырыла. Озакламый, чүп ташларга урын бетәчәк. Әлеге дә баягы халыкны куркуга салган чүп эшкәртү заводы ихтыяҗы калкып чыга.

– Башка чара юк. Чүп эшкәртү заводы кирәк. Германия белгечләре килеп, бездә халыкара экспертиза уздырачак. Әлбәттә, бу хакта халык беренче беләчәк. Әллә бу хакта халыкка тиешенчә җиткерә алмыйбызмы икән? Әмма дөрес аңларга кирәк: башкача булмый. Без халыкка экологиядә бернинди дә үзгәреш булмаячагын аңлатырга тиеш, – диде Президент. Александр Шадриков, форсаттан файдаланып, Рөстәм Миңнехановтан татар телендә экология дәреслекләре чыгаруга ярдәм итүен сорады. Узган елгы киңәшмәдә Президенттан хуплау тапкан Экология үзәгенең төзелеше хакында да сөйләде. Ак барсларны саклау үзәге эшләячәгенә ышандырды.

Узган ел урманчыларны ике вакыйга аеруча сөендерде. Беренчесе – урман хуҗалыкларындагы искергән биналарны төзекләндерә башлау, икенчесе – яшь белгечләргә акча бирү. Инде хәбәр иткәнебезчә, һөнәри белем алучыларга – 150 мең, югары белемле урманчыларга 300 мең сум түләнә башлады.

Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров исә урманнарның бүгенге хәле хакында сөйләде.

– Республикада урман торгызу буенча төрле акцияләр башкарыла. “Урман атналыгы”, “Урман утырту көне” чараларына барлык Татарстан халкы кушыла. Узган ел 1 миллион 271 мең гектар җирдә агач утыртылды, – диде ул. – Татарстан урманнарында 2011 елдан бирле янгын чыкканы юк. Без моның өчен Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләренә дә рәхмәтле. Әле ел башланды гына, инде без янгынга каршы торырга әзерләнәбез. Биредә волонтерлар ярдәме кирәк булачак.

Татарстан Президенты экологларның да, урманчыларның да эшләрен уңай бәя бирде.

–  Тик бер нәрсә белән килешмим. Татарстанда уртача хезмәт хакы – 37 мең сум диелсә дә, урманчыларның акчасы ник аз? Алар бит халык өчен эшли. Без моны хәл итәрбез, — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, табигатьне саклау һәм урман хуҗалыгын үстерү халкының тормыш сыйфатына турында-туры бәйле. Ул Россия Президенты Владимир Путин карары белән республикада илкүләм проектларның, шул исәптән, “Экология” проектының уңышлы тормышка ашырылуын әйтте. Экологияне саклауга зур өлеш керткән, республикада эшләүче зур сәнәгать оешмаларына рәхмәтен җиткерде. Ә киңәшмәгә килгән Мәскәү кунагы – Россия Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко Татарстан җитәкчелегенә җылы сүзләрен кызганмады.

– Илкүләм проектларда катнашып кына калмыйсыз, үзегез дә теләк-тәкъдим белдерәсез. Татарстан 2018 елда беренче унлыккка керде. Озакламый узып киткән елга да нәтиҗә ясалачак. Иманым камил: сез анда да – алдынгылар рәтендәдер, – диде ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү