Экспертлар 2020 елда торак бәяләре үсәчәк дип фаразлый

 ЦИАН аналитиклары фаразлары буенча 2020 елда, беренчел торак 10% ка, икенчел торак 6% ка кыйммәтләнәчәк.

Фатирлар яхшы сатыла торган кайбер йортларда бәяләр 15% ка җитәргә мөмкин, дип саный девелоперлар.  «Авито Недвижимость» аналитик үзәге мәгълүматлары буенча, Россия буенча тулаем алганда, 2019 елда беренчел торак 30% ка, 1 кв. м өчен 68 мең сумга кадәр, ә икенчел торак — 5% ка, 1 кв. м өчен 45 мең сумга кадәр кыйммәтләнде. Экспертлар кыйммәтләнүне НДС белән 20% ка кадәр арту белән бәйли.


Фикер өстәү