Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады: «Укучыларыгыз ишәйсен, каләмегез очлы булсын»

Бүген Татарстан Республикасы Милли музеенда Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия матбугаты көне уңаеннан, республика, шәһәр һәм район, федераль мәгълүмат чараларында эшләүче журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

– Республикабызның соңгы 30–40 еллык тарихын сезнең белән бергәләп яздык. Бәйрәмдә катнашкан матбугат ветераннары Чаллы, Түбән Кама төзелешләрен әле дә яхшы хәтерлидер. Болар барысы да сезнең күз алдыгызда үтте, – дип, парламент башлыгы республикабызның соңгы дистә елларда яуланган байтак казанышын искә төшерде. – Бүген вакытлы матбугат, радио-телевидение янәшәсендә онлайн-газета кебек интернет-басмалар да пәйда булды, халыкның мәгълүмат алу мөмкинлеге тагын да артты. Мәгълүмат чаралары, гражданнарыбызның сүз иреге хокукын тормышка ашырып, ирешкән уңышларны гына түгел, җәмгыятебездә яшәп килгән проблемаларны да шактый тулы чагылдырып килә.

Чынлап та, ике гасыр кисешкән, җәмгыятьтә яшәү рәвеше алмашынган, четерекле процесслар барган шактый кызыклы, гыйбрәтле заманда яшибез. Журналист, заман сулышын тоеп, күләгәдә калып килгән тискәре күренешләрне фаш итеп һәм шул ук вакытта үрнәк гамәлләрне яктыга чыгарып, көнкүрешебезне яхшыртуга үзенән өлеш кертә. ТАССР төзелүнең 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы юбилейлары, халык санын алу, җирле советларга – муниципаль берәмлекләргә депутатлар, Татарстан Республикасы Президентын сайлауның җәмгыятебез тормышында үтә әһәмиятле вакыйгалар булуын әйтеп, Фәрит Мөхәммәтшин журналист халкын парламент тормышын яктыртуга да игътибар бирергә чакырды, Мәскәүдә нәшер ителә торган “Парламентская газета” белән тыгыз элемтә урнашуга канәгатьләнүен белдерде. “Татарстан тәҗрибәсе Россиянең башка күп кенә субъектлары өчен мөһим. Теманы ачканда, журналистларның үз карашы булу кыйммәт. Хәбәрләрне сәгате, минуты белән, саллы һәм объектив  җиткерәсез. Моның өчен рәхмәт сезгә!” – дип төрле дәрәҗәдәге халык депутатлары советларының эшчәнлеген тагын да тәфсилләп яктыртсагыз иде, дигән теләген җиткерде.

 

Дәүләт Советы рәисе илкүләм проектларны тормышка ашыру барышын яктыртуга аеруча зур игътибар бирергә чакырды. “Бу проектлар һәр шәһәрнең, һәр авылның яшәешендә үз эзен калдырырга тиеш. Әлеге проектлар буенча гаять зур күләмдә акча бүлеп бирелә. Аерым алганда, Татарстан бу максатларда 53 миллиард сумнан артык акча үзләштерергә тиеш, шуның 35,5 миллиарды – федераль казнадан. Бу – бик зур мөмкинлек! Аны тормышка ашырып, тормышыбызны, көнкүрешебезне шактый нык яхшыртырга, уңайландырырга була. Бу проектларны халык белән килешеп, аңлашып гамәлгә ашырасы иде. Халкыбыз томышын яхшырту буенча республикабызның үзендә шактый күп эш башкарыла: былтыр 48 проект тормышка ашырылса, быел алар 50гә җитәчәк. Сез дә бу җәһәттә кырыйдан гына карап тормыйча, тәкъдим-фикерләрегезне әйтә, яза, күрсәтә торыгыз”, – дип, ул илкүләм проектларны тормышка ашыру барышын  яктырту буенча Татарстан Дәүләт Советының “Татмедиа” агентлыгы белән берлектә конкурс оештырачагын хәбәр итте.

Ахырда, Фәрит Мөхәммәтшин: “Укучыларыгыз, тыңлаучыларыгыз, тамашачыларыгыз кимемәсен, җәлеп итүнең яңа, кызыклы юлларын табыгыз; язмаларыгыз үткен, гадел, каләмегез очлы булса, хәбәрләрне үз вакытында җиткереп торсагыз, тиражыгыз кимемәс, яңа елда абунәчеләрегез тагын да ишәйсен”, – дип, журналистларга иң җылы теләкләрен җиткерде.

Рәшит Минһаҗ

 


Фикер өстәү