Фәрит Мөхәммәтшин “КамАЗ-Мастер” командасын “Дакар-2020” раллиендә җиңү белән котлады

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “КамАЗ-Мастер” командасын “Дакар-2020” халыкара ралли-марафонында җиңү уңаеннан котлады. “Россия һәм дөньякүләм автомобиль спорты тарихында осталык, ныклык һәм куелган максатка омтылыш ягыннан Татарстан командасына тиңнәр булмады һәм хәзер дә юк.

Бу ярышлар, егетләребезнең югары дәрәҗәдәге профессионализмы һәм остазларының гаять зур тәҗрибәсе, йөк машиналарыбызның искитмәле техник мөмкинлекләре нәтиҗәсендә соклангыч казанышларга ирешеп булуны тагы бер кат дәлилләде. Быелгы җиңү зур вакыйга – ТАССР оештырылуга 100 ел тулу алдыннан тагын да әһәмиятлегә әйләнә. Республика һәм бөтен Россия “КамАЗ” бренды һәм автомобиль заводы командасының нәтиҗәле эше белән горурлана”, – диелә “КамАЗ” гавами акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин һәм “КамАЗ-Мастер” командасы җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагинга юлланган котлау телеграммасында.


Фикер өстәү