Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Прокуратурасы хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады

Өч гасырлык тарихында прокуратура органнары ведомство үсешендә зур алга китеш ясады һәм тәртипне контрольдә тотуда гаять зур тәҗрибә туплады. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Прокуратурасы хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасында шул хакта хәбәр итте.

«Прокуратура кешенең хокукы һәм ирегенә, гражданин һәм дәүләт мәнфәгатьләренә кул сузу омтылышыннан ышанычлы киртә булып тора. ТР Прокуратурасы хезмәткәрләре үзләренең хезмәт бурычын намус белән үти һәм барлык хокук саклау органнарының эшчәнлеген координацияли», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул быел ТР Президентын сайлау узачагын, бу процесста күзәтчелек ведомствосы зур роль уйнаячагын билгеләп үтте.

«ТР Прокуратурасы алдында сайлау процедурасының законлылыгын тәэмин итүне контрольдә тоту бурычы тора», — дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Прокуратурасы хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлап, алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.


Фикер өстәү