Фәрит Мөхәммәтшин «Ватаным Татарстан» хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Милли музеенда Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия матбугаты көне уңаеннан, республика, шәһәр һәм район, федераль мәгълүмат чараларында эшләүче журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

– Республикабызның соңгы 30–40 еллык тарихын сезнең белән бергәләп яздык. Бәйрәмдә катнашкан матбугат ветераннары Чаллы, Түбән Кама төзелешләрен әле дә яхшы хәтерлидер. Болар барысы да сезнең күз алдыгызда үтте, – дип, парламент башлыгы республикабызның соңгы дистә елларда яуланган байтак казанышын искә төшерде. – Бүген вакытлы матбугат, радио-телевидение янәшәсендә онлайн-газета кебек интернет-басмалар да пәйда булды, халыкның мәгълүмат алу мөмкинлеге тагын да артты. Мәгълүмат чаралары, гражданнарыбызның сүз иреге хокукын тормышка ашырып, ирешкән уңышларны гына түгел, җәмгыятебездә яшәп килгән проблемаларны да шактый тулы чагылдырып килә, — дип искәртте ул.

Фәрит Мөхәммәтшин очрашуда дәүләт бүләкләрен дә тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең хезмәткәрләребез дә бар. Матбугат өлкәсендәге күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен бүлек мөдире Рәшит Минһаҗ Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлыкның Мактау грамотасына, корректорыбыз Рәзинә Сәләхиева Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатына лаек булды.

Рәшит Минһаҗ 


Фикер өстәү