Галимнәр гаджетларның балалар һәм яшүсмерләр йокысына йогынтысы турында сөйләде

Галимнәр гаджетларның балалар һәм яшүсмерләр йокысына йогынты ясавы турында сөйләде. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Яшүсмерләрнең 50дән 90 процентына кадәре яткач йокыга китә алмый. Аларның барысы да диярлек йоклар алдыннан гаджетлардан файдалана. Бу гадәти хәл. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, кешенең кич һәм төнлә гаджетлардан файдалануы белән начар йокы арасында элемтә бар. Бу хакта «Российская газета»га психология фәннәре кандидаты, МДУ психология факультетының нейро-һәм патопсихология кафедрасы доценты Елена Рассказова аңлатты.

Галим аңлатуынча, гаджетларның ачык экраны нерв системасын киеренкелеккә китерә. Шуңа күрә йокы бозыла һәм яшүсмер башка вакытта йоклаячак. «Көн һәм төн циклларының мондый өзеклеге файдага түгел», — диде Елена Рассказова.

Яшүсмерләр өчен уртача йокы нормасы — 9 сәгать, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен — 10 сәгать. Белгеч фикеренчә, йоклап китү вакыты йокыдан торгандагыга караганда мөһимрәк.


Фикер өстәү