Галимнәр Россиядә климатның кискен җылынуын аңлатты

Воейков исемендәге Баш геофизик обсерватория белгече Андрей Киселев «Российская газета»га биргән интервьюсында ни өчен Россиядә климат җылыну планетадагы уртача күрсәткечтән 2,5 тапкыр тизрәк барганын сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Без коры җирнең мәйданы су өслегеннән шактый артык булган бердәнбер пояста яшибез. Океан — бик зур җылылык аккумуляторы, шуңа күрә билгеле дәрәҗәдә ул үзгәрә торган шартларның тәэсирен билгели ала», — дип сөйләде Киселев.

Корылыкның башка җылылык сыйдырышлылыгы бар, моннан тыш, әлеге процесска җир рельефы да йогынты ясый, дип аңлатты белгеч.

Климатолог шулай ук Россиядә салкын һәм җылы һава торышы кискенрәк булырга мөмкин, дип белдерде. Галим, тулаем алганда, климатологияне фараз түгел, ә дистә еллар тренды билгели, дип күрсәтте. Әмма 2020 елда климатка бәйле төгәл фараз бирү мөмкин түгел, дип йомгаклады Киселев.

Гыйнвар башында хөкүмәт 2022 елга кадәр климат үзгәрешләренә адаптация буенча илкүләм планны раслады. Анда экономик һәм социаль чаралар, шул исәптән экологик хәл үзгәрүгә бәйле уңай мөмкинлекләрдән файдалану да, билгеләнә.

Расланган план климат үзгәрешенә әзерлек чараларының беренче этабын үз эченә ала. Төп бурыч — дәүләт алымнарын формалаштыру.


Фикер өстәү