Хөкүмәт йортында юллардагы һәлакәтләрнең сәбәпләрен атадылар  

Татарстанда 2019 елда юлтранспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны, 2018 ел белән чагыштырганда, 12 кешегә кимрәк булган. Бу әле тынычланырга сәбәп түгел. 2019 елгы күрсәткечләрне Татарстан Премьерминистры урынбасары Шамил Гафаров “авыр саннар” дип атады.

2019 елда Татарстан юлларында 367 кеше үлгән. Шуларның 128е – машина йөртүче, 109ы – пассажир, 130ы җәяүле булган. Җәяүлеләр катнашында килеп чыккан фаҗигаләрнең күбесе (75 проценты) тәүлекнең караңгы вакытында булган. Узган ел Татарстанда 4509 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, 5600 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Шамил Гафаров бу саннарны безнең өчен авыр саннар дип атады. Ул юлларда иминлекне кайгырту буенча Россиянең башка төбәкләрендәге тәҗрибәне өйрәнергә тәкъдим итте. Моңа өстәп, Премьер-министр урынбасары ике атна эчендә Татарстандагы юл-транспорт һәлакәтләре еш очрый торган урыннарны билгеләп, алар турында мәгълүматны, 2020 елда юл эшләре программасында күрсәтелсен өчен, республиканың Транспорт министрлыгына җиткеререгә кушты.

https://vatantat.ru/2020/01/tatarstanda-yul-transport-%d2%bb%d3%99lak%d3%99tenn%d3%99n-so%d2%a3-mashina-yangan-ike-keshe-zyyan-k%d2%afrg%d3%99n/

Татарстан буенча юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Ленар Габдрахманов чыгышыннан билгеле булганча, юллардагы һәлакәтләрнең төп күрсәткечләрен киметүгә ирешә алганнар. Машина йөртүчеләр гаебе, автомобиль транспорты белән идарә итү хокукы булмаганнар, шулай ук автобуслар йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан авария очракларының кимүе теркәлгән.

Әмма нәтиҗәләр бөтен җирдә дә бер түгел: 21 районда хәтта үлүчеләр саны арткан да. Актаныш, Алексеевск, Арча, Буа, Лаеш, Тукай районнарында исә аварияләрдә һәлак булучылар санының артуы соңгы ике ел дәвамында күзәтелә.

https://vatantat.ru/2020/01/tatarstanda-fura-bel%d3%99n-%d2%97i%d2%a3el-mashina-katnashynda-kurkynych-yul-%d2%bb%d3%99lak%d3%99te-bulgan/

– Үлүчеләрнең төп өлешен (64,5 процентын) машина йөртүчеләр һәм пассажирлар тәшкил итә. Нигездә, бу һәлакәтләргә иминлек каешын эләктермәү кебек таләпне санга сукмау китергән, – диде баш инспектор. Ленар Габдрахманов балалар катнашындагы авария очракларына аерым тукталды.

– Узган ел 19 бала һәлак булды. Санның зур өлеше пассажир балаларга туры килә. 14 очракның тугызында балалар машина йөртүчеләрнең кагыйдәләрне бозуы аркасында һәлак булган, дүрт очракта машина йөртүчеләр балаларны транспортта махсус җайланмаларсыз йөрткән, – диде ул.

Яңа гына руль тоткан машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан аварияләр дә шактый. Ленар Гадрахманов хәбәр итүенчә, 2019 елда бу сәбәп белән 300 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аварияләрдә 31 кеше үлгән һәм 419ы төрлечә зыян күргән.

Узган ел төрле хокук бозу очраклары шаһитлары булган кешеләрдән килгән хәбәрләр буенча 2500 административ эш кузгатылган, исерек хәлдә 944 йөртүче тоткарланган.

САН

Татарстанда 2020 елда “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проекты буенча 44 объектны төзекләндерү планлаштырыла. Проект Казан, Чаллы һәм Түбән Камада тормышка ашырыла. Башкалада – 27, Чаллыда – 15 һәм Түбән Камада 2 объект төзекләндереләчәк. 2020 елга илкүләм проектны тормышка ашыру өчен бирелгән сумманың күләме 4,555 млрд сумны тәшкил итә. Шул исәптән федераль бюджеттан – 2,112 млрд сум. “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” проекты 2019 елның гыйнварыннан бирле Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган 12 илкүләм проектның берсе.

 

 


Фикер өстәү