Хатыны янына хастаханәгә барганда 46 яшьлек ир-ат кызы белән юл һәлакәтендә вафат булган

26 гыйнварда, Уфа — Яңавыл юлының 88нче чакрымында, Үгез авылыннан ерак түгел «Лада Калина» һәм «Вольво» машиналары бәрелешкән иде. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, буран аркасында йөк машинасы каршы як полосага килеп чыга һәм җиңел машинаны изә.

Соңрак ачыкланганча, һәлакәт булган урын күптән авария хәлендә дип табылган һәм шуңа күрә анда тизлекне сәгатенә 70 чакрымга кадәр чикләүче юл билгесе урнаштырылган. Мондый карар дәүләт автоинспекциясе һәм юл хезмәтләре тарафыннан кабул ителә, чөнки трассаның бу участогында даими рәвештә колеялар барлыкка килә һәм җитди аварияләр була.

Тик чикләү билгеләре дә ярдәм итми. Авариядә 46 яшьлек Артур Михайлов һәм аның сигез яшьлек кызы Кристина һәлак булган.

— Кызны хәтта балалар кәнәфие дә коткармады. Шоферның да хәвефсезлек мендәре юк иде, ә бәрелешү көчле булган, — дип сөйли шаһитлар.

Артур дәваханәдә ятучы хатыны янына барган була, бәләкәй кызын да үзе белән ала. Гаиләдә тагын ике кыз үсә.

Хатыны күптән түгел инфаркт кичергән.


Фикер өстәү