Хезмәт министрлыгы айлык эш хакы ничә сумнан ким булырга тиеш түгеллеген әйтте

2020 елда Татарстанда бюджеттан тыш сектордагы барлык хезмәткәрләр өчен дә 14 мең сум күләмендә минималь эш хакы билгеләнгән. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

«Социаль партнерлык кысаларында 2019 елның 25 декабрендә имзаланган минималь хезмәт хакы турындагы килешү нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда бюджеттан тыш секторда эшләүчеләр өчен 14 мең сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнгән», — диелә хәбәрдә.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы кисәтүенчә, әгәр хезмәткәр күрсәтелгән вакыт дәвамында эшләгән һәм үзенең хезмәт вазифаларын тулысынча үтәгән икән, аның айлык эш хакы килешүдә билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән дә кимрәк булырга тиеш түгел. Эш бирүчеләр, сорау туган очракта, (843) 557-21-15 телефоны буенча шалтырата ала.


Фикер өстәү