Иң күп савым сыеры теркәлгән район билгеле булды

Республикада иң күп савым сыерлары Әлки районына туры килә. Районда 2020 елның 10 гыйнварына 12 мең 135 баш савым сыеры исәпләнә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Сыерлар саны буенча Балтач (11 мең 478 баш) икенче урында, аннары — Кукмара (11 мең 413 баш), Арча (10 мең 840 баш), Актаныш (10 мең 258 баш) районнарында асрала.

Иң аз санда сыерлар Бөгелмә (1524), Чирмешән (1742), Менделеевск (1712) районнарында.

Тәүлек сөт җитештерү буенча район республикада җиденче урында. Терлекчеләр көн саен эшкәртүчеләргә 158 тонна сөт озаталар. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7,5 тоннага күбрәк.


Фикер өстәү