Илһамнан илһам калды. Саклый белербезме?

Бер ел Илһамсыз яшибез. Аны озатканда олпат шәхеснең мирасын саклау, таныту буенча дәүләт дәрәҗәсендә эш башкарылачак дип әйтелде. Ул ни дәрәҗәдә эшләнде? Без әнә шуны белештек. Иң сөендергәне – дәүләт эшләп биргәнне яки күктән төшкәнне көтмичә, үзләре ниндидер эш башкаручылар да җитәрлек. Шуңа, бәлкем, Илһамсыз яшибез дип әйтү дә хакыйкатькә туры килеп бетмидер.

Әүвәл бер елда нәрсәләр эшләнде, шуларны барлыйк әле. “Казан-Экспо” күргәзмәләр үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге концерт залы ачылды. Бу вакыйганы олпат җырчы белән хушлашканда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов игълан иткән иде. “Татар моңы” фестивален быелдан филармония үткәрә башлый һәм аңа Илһам Шакиров исеме бирелә. Сүз уңаеннан, соңгы елларда бөек җырчының ярдәмчесе булган Илһам Хаҗиев татар филармониясенә аның роялен тапшырган. Фойеда урнаштырылган әлеге музыка уен коралында 15 февральгә кадәр һәр көнне Илһам Шакиров репертуарындагы әсәрләр башкарылачак. Шулай итеп тамашачыны бер ай дәвамында Илһам моңы каршы алачак. Туган ягында һәйкәл ачылды, искә алу чаралары үткәрелде.
Тагын ниләр планлаштырыла? Быел 26 апрельдә яшәгән йортына истәлек тактасы элү һәм 16 августта каберенә һәйкәл урнаштыру да ниятләнгән. Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев әйтүенчә, эшләнгән эшләр җитәрлек, ләкин балага бишектән үк татар моңын сеңдермәгәндә, бу эшләр әһәмиятен югалтырга да мөмкин:
– Җырларыбызда татарның моңы да, хисе дә, уе да акрынлап кими бара. Илһам агай булганда, ул әле ниндидер компас шикелле иде. Аның алдында җырчыларга да миллилектән китү оят, һәркемдә Илһам биеклегенә күтәрелергә теләк бар иде. Хәзер инде безгә шушы юнәлешне сакларга, Илһам мәктәбе булдырырга кирәк. Бу – балалар бакчасыннан башлап, мәктәпләрдә, югары уку йортларында Илһам җыры дәресләрен булдыру дигән сүз. Ни өчен бу җырлар популяр, ни өчен татарга якын – шуны җентекләп балачактан ук аңга сеңдерергә кирәк. Юкса балаларны шырдый-бырдый җырлар тәэсирендә тәрбиялибез дә үсеп җиткәч кенә алардан милли моң таләп итә башлыйбыз. Әгәр ул ана сөте белән кермәгән, шул мохиттә үсмәгән икән, ничек инде үсеп җиткәч аңардан милли моң таләп итеп була? Эшләр байтак эшләнде. Сарманда һәйкәл куелды, Ваһапов фонды фестивальләр үткәрде, “Татар моңы” бәйгесе Илһам Шакиров исемен йөртәчәк, Илһам Шакиров исемендәге концерт залы ачылды – болар бар да әйбәт. Әмма, балаларны бишектән башлап Илһам рухында тәрбияләмәсәк, татар моңының киләчәге бик үк өметле түгел.
Һәркем үзеннән өлеш кертергә тиеш
Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев әнә шул фикердә. Ул Илһам моңын саклау юнәлешендә эш башлавын хәбәр итте:
– Миңа фатиха биргән, син дә моңлы икәнсең, дигән кеше ул. Ә бит җанны бары тик моң белән генә әсир итеп була. Моң – мескенлек түгел. Моңнан башка батырлык та була алмый. Муса Җәлил, гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып, дип тикмәгә генә язмаган бит инде. Шул моңны саклау юнәлешендә эшлим. шуның өчен мәктәпләргә мөрәҗәгать иттем. Ниһаять, Казанның 180 нче полилингваль мәктәбендә шәхес тәрбияләү үзәге оеша! Без анда бәйге нигезендә балаларны сайлап алып, җәйге лагерьда тавышларын ачу, Илһам традицияләрен дәвам итү буенча эш алып барачакбыз.
Шулай да, музыкант һәм журналист Рәдиф Кашапов исә, зур сүзләр сөйлибез, әмма конкрет гамәлләр аз, дип искәртә. Аныңча, иң әүвәл халыкка Илһамның җырларын кайтару кирәк:
– Мине Илһам Шакиров җырларының интернетта, ачык куллануда булмавы борчый. Бер танышым Илһам Шакиров белән бер йортта, бер катта яшәде. Илһам абый вафатыннан соң, нинди кеше соң бу дип, җырлары белән кызыксынды. Яңа дөнья ачтым, дип шаккатуын белдерде. Без кешенең дәрәҗәсен, бөеклеген, гадәттә, вафатыннан соң гына аңлыйбыз. Менә хәзер Илһам абый турында зур сүзләр сөйләнә. Әмма шәхесен, иҗатын тирән өйрәнү җитми. Без, ул – сандугачыбыз, башка Шакиров булмас, дигән фикердә тукталдык һәм вәссәлам.
Бу җәһәттән җырчы Базарбай Бикчәнтәев, Кытайда яшәүче милләттәшләр шул моң мохитендә үсә, Татарстанда да мәктәпләрдә аны өйрәнүне кертергә кирәк, дигән фикере белән уртаклашты:
– Мин аның белән бер чорда яшәвемә, ул баскан эзләргә басып йөрүемә, исән чакта күрешеп калуыма бик сөенәм. Беренче очрашуда мәрхүм Туфан абый Миңнуллин да, Камал театры директоры Шамил Закиров та бар иде. Шул күрешүдә Илһам абый, сез мөһаҗир бабаларыбызның моңын Ватаныбызга түкми-чәчми алып кайттыгыз, югалтмадыгыз, дип әйткән иде. Аның бу сүзләре миңа нәсыйхәт булып яңгырады. Репертуарга җитди карыйм, Илһам абый җырларын да башкарам. Халык моңын саклауның сере бик гади: тугач та ата-бабаларыбыздан калган җырларны ишетеп, өйрәнеп үсәргә кирәк. Хәтта җырчы булмасаң да. Чөнки халык җырларында – безнең милли код, аны югалтабыз икән, без төссез, кыяфәтсез җан ияләренә әйләнәчәкбез.
Илһам җырларын халыкка җиткерүче яшьләр дә җитәрлек. Җырчы Булат Җиһаншин Илһам Шакиров җырларыннан икенче диск әзерли, мәсәлән. Илһам абый сүзләре аның яшәү кагыйдәсенә әйләнгән:
– 2015 елда Илһам Шакиров үзенең 60 нчы еллардан ук яздырылган җырларын сыйфатландырып, реставрацияләп диск чыгарырга мөрәҗәгать итте. Бу эшне эшләдем һәм 2016 елда бу диск чыкты, Аллага шөкер. Илһам Шакировның исән чагындагы соңгы альбомы булды бу. Монда 35 җыр тупланган. Озакламый сыйфатландырылган җырлары белән икенче диск та чыгарга тора. Татарның Илһамы булу – бу Аллаһтан безгә зур бүләк. Гомере буе татар милләте өчен эшләде ул. Хәзер исә без, аның эшләре заяга булмасын өчен, татарлыгыбызны онытмаска тиеш. Аның мондый сүзләре бар: “Милләтнең горурлыгы булырга тиеш, горурлык бетте икән – милләт бетте дигән сүз!” Онытмыйк аның сүзләрен. Хәзер менә яшьләр генә дә түгел, күп җырчылар, артистлар Инстаграм сәхифәләрендә, гомумән, интернетта, русча язалар – мин моны аңламыйм. Телебезне кыскан заманда, киресенчә, ана телебез яклы булырга кирәк бит. Ә күп әти-әниләр, балаларыбызны рус мәктәбенә бирдек, русча өйрәнсеннәр, дияләр. Аны болай да өйрәнәләр алар, карагыз, күпме ТВ, радио каналлар бар. Шуларның 3–4те генә үз телебездә. Илһам абый 60 нчы елларда ук: “Без – тирән, бай тарихлы халык, безне надан итеп күрсәткән язмаларга ышанмагыз!” – дигән. Шуңа күрә минем өчен Илһам татарлыкны һәм аның өчен көрәшүне аңлата. Аның сүзләрен кабатлыйсы килә: “Татарлыгыбыз белән горур булыйк!” Һәм үземнән: “Туган телебездә аралашыйк! Ана телен сатмыйк!” – дип өстим.

Ул беркайчан да композитор данына дәгъва итмәде

Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла җырчының уникальлеген болай аңлатты:
– Мин җырчылар арасында Илһам Шакиров кебек эрудицияле башка берәүне күргәнем булмады. Татар әдәбиятын белү җәһәтеннән дә үз даирәсендә аңа тиңнәр юк. Ул яшьтән үк татар тарихы белән кызыксына, Октябрь фетнәсенә кадәр басылып, совет чорында тыелган әдәбиятны үзләштерү өчен, үзлегеннән гарәп имлясын махсус өйрәнә хәтта. Нәкый Исәнбәтнең әллә кайчан, 1920 елда ук чыккан “Син сазыңны уйнадың” шигырен шул заманда иске бер журналдан таба да инде ул. Һәм шул сүзләргә искиткеч көй иҗат итә. Күбебез аны хәзер халык көе буларак беләбез. Ә шул ук Исәнбәтнең “Туган ил” шигыренә язылган җыр?! Ул аның көен Финляндия татарларыннан алып кайттым дисә дә, җырдан Илһам аһәңе, Илһам өслүбе аңкып тора. Үзе ул беркайчан да композитор данына дәгъва итмәде. Дан аңарда болай да җитәрлек. Ә онытылган күпме халык җырын табып, эшкәртеп яңадан халыкка кайтарды. Бу җырлар бүтән онытылмас, искермәс, дип ышанасы килә, чөнки алар, Илһам йөрәге аша үтеп, безнең күңелләргә күчте.
Россиянең халык артисты, режиссер Лима Кустабаева да талантлар гасырга бер туа дигән фикердә:
– Ул беркайчан да арзанлы җырларга алынмады. Репертуары исә буыннан буынга күчә торган олуг мираска әйләнде. Ләкин Илһам абыйның җырлары ни радиодан, ни телевидениедән яңгырамый. Ә бит аларның фондларында язмалар бихисап! Бу мирасны халыкка файдага эшләтергә иде. Хәтерлим: 75 яшьлек юбилеенда сәхнәдә үзәкләрне өзәрлек итеп җырлады. Татарның моңын бөтен төсмерләре белән тамашачыга җиткерә белү сәләте бөтен кешегә дә бирелми. Тикмәгә генә, талантлар гасырга бер генә туа, димиләр.

Гөлинә Гыймадова

Илһам Шакиров:
– Кешелек дөньясы нинди катлаулы үсеш юлын үткән булса, аның культурасы да, аерым алганда, җырлары да шундый ук юл үткән. Халык үзенең музыкасын еллар аша, гасырлар аша үзе белән алып килә. Халыкның тормышы үзгәргән саен, җырларның да эчтәлеге, яңгырашы, тематикасы үзгәрә бара.
(“Азат хатын”, 1961)
– Безнең бит шушы яшькә җитеп рәхәт күргән булмады. Кырык ел буе милләт өчен дип йөреп, ахырда ярык тагарак янында калган кебек булу – сөенечмени ул? Орден-медальләр – металлолом өеме, диплом, мактау кәгазьләре – чүп, мактаулы исемнәр нульгә чыкты. Хәзер егерме биш ел төрмәдә утырып, ике-өч ай эшләгән кеше дә мин алган пенсияне ала. Нинди гаделсезлек бу?
(“Мәгърифәт”, 1995)
– Авылдан килеп, консерваториягә ишек шакучы татарлардан беренче мин булдым. Укытучым Елена Александровна Абросимова иде. Ул миңа ирек бирде. Вокалда узурпатор педагоглар бар. Моңлы, табигый тавышлы җырчыларны бозалар. Нәҗип Җиһанов Елена Александровнага: “Син аның белән сак бул”, – дип әйтеп куйган дип ишеттем. Мин тыңлаучан, сүзсез, юаш авыл малае идем. Типкәләнеп, эткәләнеп, кыерсытылып үскән булгач, ертлач булмадым, минем тавышны боза да алган булырлар иде. (“Татар иле”, 1998)


Фикер өстәү