Илдар Ягъфәров: “Дәшми калырга ярамый”

Татарстанның беренче нәфис фильмы режиссеры Илдар Ягъфәров Кинематографчылар берлегенә икенче тапкыр рәис итеп сайланды. Шул уңайдан оештырылган әңгәмәдә ул узган елга йомгак ясады һәм үзен борчыган мәсьәләләр белән бүлеште. Ихлас әңгәмәдә киноның без белмәгән яклары ачыкланды.

– Узган ел сезгә нинди вакыйгалары белән истә калды?

– Минем өчен әһәмиятле ел булды. Татарстан кинематографчылары берлегендә рәислек итү вакыты тулган иде, яңадан сайладылар. Икенче тапкыр шул ук вазифага сайлыйлар икән, бу инде – ышаныч күрсәтү дигән сүз. Безнең берлектә төрле яшьтәге, төрле милләт кешеләре тупланган. Мөгаен, аның көче шундадыр. Берлекнең төп уңышы  документаль кинода иде. Бүген исә Казан кинохроникасы хәлләре белән беркем дә кызыксынмый. Аны бер кызганмый юк иттеләр. Теләк булса, саклап калып була иде, билгеле. Барачак юлы, максаты, идеологиясе уйланып, көйләп җибәрелсә, саклап калу гына түгел, Россиядә үрнәк була ала иде. Татарстан бит бөтен яктан алда. Бу җәһәттән иң борчыганы – киноархивны саклау. Гәрчә кайберәүләргә бу бик вак мәсьәлә тоелса да. Бүген шәхесләргә, талантлы кешеләргә бәйле архив туплау белән нибары телевидение шөгыльләнә. Ләкин сыйфат ягы еш кына аксый. Тарихта кала торган эшләрне профессиональ техника белән, татар энциклопедиясе галимнәре белән берлектә эшләргә кирәктер. Шәхес дигәндә, мин актерлар, язучыларны гына түгел, табибларны, укытучыларны, авыл кешеләрен күз уңында тотам. Аларны берәмтекләп бөтен республика буйлап ачыкларга һәм төшерергә кирәк. Алар белән бергә тарих та юкка чыга бит. Бер уйлаганда, 100 ел әллә ни күп вакыт та түгел. Шул ук вакытта без 100 елдан соң нәрсә булачагын, ни дәрәҗәдә сакланып калачагыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Тарихны барлыйбыз дигәндә, ТНВ һәм “Эфир” материалларын гына күз уңында тоту да дөрес түгел. Әйе, алар бу эш белән шөгыльләнә. Ләкин бу эшне тар юнәлештә алып бара. Архив мәсьәләсендә дәүләт программасы кирәк дип саныйм. Бу – зур акча таләп итми. 3–4 машина районнар буйлап йөрсә һәм “консерв”лар төшерсә, без тарих өлешчә саклана дип әйтә алабыз әле.

– Ни өчен бу эш эшләнми соң? Документаль фильмнарда бүгенге тормыш бөтенләй чагылмый. Халыкны борчыган мәсьәләләр, мәйданга чыккан кешеләр, тормыштагы үзгәрешләр төшерелми. Үзгәрешләр бихисап: авыллар бетә, колхозлар таралды, мәгариф үзгәрешләр кичерә… Әллә документалистлар, гомумән, калмадымы?

– Документаль жанр юнәлеш буларак юкка чыгып бара. Режиссерларның үзләрендә дә “кайнар”, мөһим темаларны яктырту теләге юкка чыкты. Күпчелек заказ материалда акча эшләүгә генә кызыга. Болар – коммерция юнәлешендәге, йә хастаханә, йә берәр оешма, министрлык турындагы картиналар. Анда акча бар, эшләргә бөтен мөмкинлекләр бирелә. Ләкин документаль жанрны бу картиналар белән күтәреп булмый, аны халыкка якын темаларны кузгатып кына коткарып була. Мәсәлән, халыкның чүп яндыру заводы буенча сораулары күп. Алар ышанмый, палатка шәһәре корып, шунда яши, протест белдерә, ә беркем дә моның белән кызыксынмый. Шәхсән үзем бу мәсьәләдә каршылыклы хисләр кичерәм. Чүп яндыру заводы хәзер бөтен җирдә бар, безгә дә кирәк. Бөтен таләпләргә туры китереп салынса, ул шәһәргә бүләк булачак. Аны хәтта микрорайонда котельный кебек эшләргә була. Амстердамда ул шулай эшләнгән. Бүген әнә шул мәсьәлә тирәсендә барган вакыйгаларны тарих өчен саклап калсак, ни зыяны бар? Тагын да мөһимрәге – тел мәсьәләсе. Бу турыда да беркем берни төшерми. Безгә бу җәһәттән хөкүмәт, Мәдәният министрлыгы вәкилләре белән бергә утырып сөйләшергә һәм саллы документаль фильм әзерләргә кирәк. Татар теле укытучылары кая бара, язучылар бу хәлне ничек кичерә, мәктәп җыелышларында туган телне яклау буенча ниләр булып ята? Болар бит – тарихта калырга тиешле мизгелләр. Без турыда сөйләргә тиеш. Чөнки Татарстанга бөтен Россия карап тора. Милли мәсьәләләрдә бигрәк тә. Һәм ул үзенекен, туган телен саклау өчен нәрсә эшли? Без бит бу яктан да игътибар үзәгендә. Минем ике бабам да бу илне яклап сугышкан, минем гаиләм дә, башка күп гаиләләр дә бу илнең киләчәге өчен кан белән түләгән. Шуннан соң да үз телебездә сөйләшергә хакыбыз юкмыни? Безгә күп кирәкми. Шәхсән минем зур илдә яшисем килә, мин аның белән горурланам, кайсы гына илдә булсам да, мин – Россиядән, дип әйтәм. Ләкин туган илең сине эчтән кимерә башлый икән, авызда начар тәм барлыкка килә. Шуңа күрә милли мәсьәлә дөрес хәл ителсен иде дип телим. Телләрнең беркайчан да комачаулаганы булмады әле.

– Хөкүмәт җитәкчеләре тарафыннан киноның көчен аңлау бармы?

– Аңлау бар. Ләкин шундый хис кала: аңлавын аңлыйлар, ләкин көчле структура төзерлек кешеләр булуына ышанмыйлар. Бәлкем, алар хаклыдыр да. Шул ук вакытта аны булган көчләр белән төзи башларга кирәк инде. Кинематографчылар берлегенең бу җәһәттән финанс мөмкинлеге юк. Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, акча – оешманың  каны. Ул юк икән, оешма акрынлап үлә. Икенчедән, бусы иң мөһиме – аның юнәлешен, кыйбласын аңлау. Бәлкем, кинематография комиссиясен төзергә вакыт җиткәндер? Хөкүмәт каршында җитәкчесен сайлап, 2–3 елда концепциясен эшләргә кирәктер. Өч этап булуы аңлашыла инде. Беренчедән, балалар һәм яшьләр белән эшләү, икенчедән, техник база оештыру һәм, өченчедән, штат расписаниесен булдыру. Кинематографчы үзен эшкә йөргән кебек хис итәргә тиеш. Әле бездә бер генә кеше дә эшкә йөрми, хезмәт хакы түләнми. Без моңа ияләштек инде.

– Бүген Татарстан кинематографы нәрсәләргә ия? Әйтик, бина, аппаратура, студия бармы?

– Бернәрсә дә юк. “Татаркино” дигән прокат оешмасы бар һәм ул студиягә әйләнергә талпына. Ләкин Татарстанда прокат мәсьәләсе ничектер җитдигә алынмый кебек. Меморандум, килешү кебек матур сүзләр әйтелә, халыкара проектлар турында хыялланабыз, ләкин… Әйтик, бер фильм турында мәгълүмат беләсе килә ди. Татарстанда бу җәһәттән бернинди реклама бирелми. Күп нәрсә кәгазьдә генә кала. Ник афиша юк, кешеләр белән сөйләшенмәгән, җирле каналлар белән килешенмәгән, дип аптырыйсың. Күптән инде пиар бүлекләр булдырырга кирәк. Кайбер җирләрдә кино күрсәтү өчен җиһазлар бөтенләй юк, ләкин алар прокат планына кертелгән һәм монда кино күрсәтелде дигән хәбәр язылган. Берлек рәисе буларак, мин моны яшереп кала алмыйм. “Татаркино”га бик яхшы белгеч – Зөфәр Дәүләтшин килде. Ул ТНВдан һәм аның кино өчен атлыгып торганын беләсең. Аңа ярдәм итәсе килә. Хикмәт зур араларда, чакрымнарда түгел, миллиметрларда. Сүздә – бер әйбер, гамәлдә икенче булса, без, әлбәттә, бер урында таптанудан уза алмаячакбыз. Кемгәдер көлке тоелыр, ләкин минем өчен вак мәсьәлә юк. Мәсәлән, сайтта хаталар бик күп. Титрларны да тикшермиләр, анда да хаталар шактый. Гомумән, ниндидер битарафлык сизелә. Прокат оешмаларында очраклы кешеләр утыра дигән хис кала хәтта. Беренчедән, хезмәт хакы бик бәләкәй. Гәрчә Татарстанның мөмкинлекләре зуррак булса да. Әгәр эш хакы Мәскәү белән тиңләштерелсә, анда киткән бик күп талантлар кире кайтыр иде. Күбесе башкалага, эш булмаса да, ябышып ята. Зур проектка өмет итеп. Безгә исә кадрлар кирәк. Менә мин яңа кино өчен команда җыя башладым. Яртысын Мәскәүдән чакырырга кирәк. Бездә кадрлар кытлыгы! Берлектә хәзер 53 кеше. Берәр нәрсә була калса, без – иң начарлары. Эшләмибез, сәләтсезләр, алдакчылар. Сүз уңаеннан, бу җәһәттән берлек үзе дә гаепле. Чөнки чуртан, кысла, аккош мәсәлендәгечә, төрлебез төрле якка тарта. Эчтә татулык булмаса, билгеле, эш пешмәячәк.

– Журналистлар белән очрашуда мәдәният министры Ирада Әюпова, кино дигәндә, режиссерларның үзләрендә дә юнәлеш сайлау җәһәтеннән аңлау юк, дигән иде.

– Бу – чыннан да, көн кадагындагы мәсьәлә. Бу җәһәттән бөтен кеше сөйли, тәкъдимнәр әйтә, хәл итәргә алынучы гына юк. Чыннан да, безгә нинди кино кирәк? Һәм республикада прокат бармы? Структура турында сүз башлыйсың икән, ниндидер фейк оешмалар барлыкка килә һәм аларга Мәдәният министрлыгының ышанычы зуррак булып чыга. Прокатта табыш алырлык кино бездә бар. “Әпипә”не әйтәм. Халыкчан, җиңел, игътибарны җәлеп итә. Ләкин аны авыллар буенча күрсәтеп, прокат уздырдык дип әйтү дөрес булмас иде. Бер тапкыр туганнар карар, бер тапкыр Әлмәттә халык җыяр. Ә аннары? Башка җирдә зал җыярмы ул? Зал җыйсын өчен бик зур эш башкарырга кирәк. ТНВ каналында милли проектларны таныту өчен квота булса, бәлкем боз кузгалыр иде. Прокатка чыккан кинога реклама өчен вакыт бирелсә, прокаттан соң без аларга фильмны тапшыра алабыз.

– Ләкин бу да бит үз казаныңда гына кайнау. Нишләп безнең кино белән күрше республикаларга чыкмаска? Башкортлар, мәсәлән, Татарстанга килә. Күптән түгел “Сестренка”ны карадык.

– Башкортстанда кино системасы, киностудиясе бар. Иң мөһиме – аларда милли горурлык көчле. 2020 елны Башкортстанда башкорт теле елы дип игълан иттеләр. 2017 елда республикага нигез салучыларның берсе – Шәехзадә Бабич турында фильм төшерделәр, һәйкәл салдылар. Алар үз шәхесләре турында трилогия төшерергә җитештеләр! Бездә исә әлегәчә Габдулла Тукай турында тулы канлы кино ясалганы юк. Минем коллегам Булат Юсупов Башкортстанда “28 панфиловчы” тәҗрибәсен кабатлый. Алар халык шагыйре Рәми Гарипов турында “Шагыйрь көндәлеге” дигән картина төшерә. Башкорт көнен билгеләп үттеләр. Безгә дә кичекмәстән Башкортстан тәҗрибәсен кулланырга, милли геройларыбыз турында халыкчан фильмнар төшерергә кирәк. Моның өчен, әлбәттә, дәүләт игътибары кирәк. Прокат дигәндә, тагын бер бик катлаулы мәсьәлә бар. Россия прокатчылары безне күрмәмешкә салыша. Ә бит безнең картиналар Финляндиядә, Германиядә тулы заллар җыя. Чит ил кешесенә башка милләтнең интеллект, белем, зыялылык дәрәҗәсе кызык. Алар карый, бәяли, кызыксына. Андый тамашачы Самарада, Уфада, башка шәһәрләрдә дә бар. Бары тик милли кинематографка юл гына ачасы. Әлегә режиссер иҗат белән дә, аның прокаты белән дә ялгызы шөгыльләнә. Бу еш кына арыта, профессиядән китәсе килә башлый. Ләкин калырга кирәк. Чөнки арттан яшьләр килә. Тик бик азында гына милли куәс шәйләнә.

– Кино ни дәрәҗәдә милли һәм профессионал?

– Кызык һәм кызганыч хәлләр күзәтелә. Яшьләр безнең буынны артык милли кино төшерүдә гаепли. Бу инде кеше күңелендә милли үзенчәлек юкка чыккан дигән сүз. Бездән соңгы килгән буында битарафлык бар. Үзебез турында, үз телебездә төшерәбез дигәнгә гаепләүләр дә ишетелә. Режиссер үзе турында, мин – иң яхшысы, дип уйлаганда сыйфат түбән тәгәри. Ихтирам булганда, коллегаларыңа игътибар булганда, сыйфат бермә-бер яхшыра. Әмма игътибарлы кешеләрне мин татарлар арасында сирәк очратам.

– Соңгы елларда татарча фильмнар барлыкка килүе сөендерә. Элек русчалары күбрәк иде.

– Бу сорауга мин кино бары тик яхшы яки начар була ала дип җавап бирә алам. Безгә хәзер бик саллы картина булдырырга кирәк. Ул Россия прокатына ыргылып чыгарлык һәм халыкны җәлеп итәрлек булсын. Тел мәсьәләсенә килгәндә, урысча төшерсәң, Казанда бик түбән дәрәҗәгә тәгәрисең, шул ук вакытта син Мәскәүгә дә кызык түгел. Русча төшереп Мәскәү продюссерлары игътибарын җәлеп итәм дип уйлау – хата. Минемчә, хәзер киноны, бер генә урысча сүз дә кыстырмыйча, чиста татар телендә төшерер вакыт җитте. Кино ярдәмендә тамашачыны милли мохиткә ияләштерергә кирәк. Урамда урысча сөйләшкәч, татарча кино карау, мөгаен, “не модно” тоеладыр. Югары сыйфатлы фильм белән бу комплексларны юкка чыгарып була. Хөкүмәт татар телен саклап калу турында уйлана, юллар эзли. Кино бу җәһәттән дә көчле корал була ала. Шул ук вакытта Татар конгрессы бер генә кинематографчыны да үз киңәшмәләренә чакырмый. Пар чыгарып утырудан ни файда?

– Сез – Татарстанның беренче нәфис фильмын төшергән режиссер. “Күктау” белән киноның нинди булырга тиешлеген күрсәттегез. Үсеш бармы?

– “Күктау” чыккач, мине юкка чыгарырга маташтылар. Мин сезнең белән ихлас әңгәмәгә килдем. Әйтер сүзем бар. Тагын бер елдан миңа 50 яшь тула һәм яшәлгән кадәресендә зыялылык саклап дәшми калганга беркадәр үкенәм дә. Әти (Рәшит Ягъфәров – галим, фольклорчы. – Ред.) дә шундый инде. Хәзер мин ул бик үк дөрес эшләмәгән, кайвакыт кискен сүзне дә әйтергә кирәк булган, дип уйлыйм. Беренчедән, кадерең арта. Чөнки еш кына, ул барыбер дәшмәячәк, дигән фикердә торалар. “Күктау” чыкканда зыялы булып кыланырга кирәкми иде. Анда вазгыять кулдан ычкынды. Режиссерны эштән читләштерделәр, мине төп озвучкага якын җибәрмәделәр. Россия аша килгән финанслардан читләштерделәр. Фильм эшләнеп беткән иде, яңа бюджет барлыкка килде. Анда халык белмәгән эшләр күп булды. Әгәр бу акча прокатка тотылса, ул чын мәгънәсендә халыкчан фильмга әверелер иде. Ә аны күрмичә калдылар. Хәзер фильмның кыйммәте артты гына. Ул тынычлыгы, атмосферасы белән ымсындыра.

Бүген “Исәнмесез” фильмының сценарие авыр бара. Чөнки ул Камал театрында куелды. Ул башта ук фильм өчен тәгаенләнгән иде, ләкин Фәрит Бикчәнтәев шалтыратып сорагач, мин рөхсәт иткән идем.  Хәзер аның төп фикерен югалтмыйча яңа әсәр тудырырга кирәк. Әйе, мин – җитди картиналар, роман тудыручы режиссер. Прокат мәсьәләсендә андый фильмнар арттарак булачак.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

      


Фикер өстәү