Илгиз Зәйни яңа вазыйфага билгеләнде

Әкият” курчак театрының баш режиссеры Илгиз Зәйни театрның сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнде. Театрның директоры Роза Яппарова аның киңәшчесе вазыйфасында кала. Иртәгә “Татар-информ” агентлыгында узачак матбугат конференциясендә алар яңа вазыйфада тәкъдим ителә.

Илгиз Зәйни театрга баш режиссер вазифасына узган елның июнь аенда билгеләнгән иде. Ярты ел эчендә ул курчак театрында “Әлфия”, “Диснейның тылсымлы төшләре” спектакльләрен чыгарды. Моннан тыш узган елны төрле театрларда тагын дүрт спектакль куйды.
– Беренче мәртәбә курчак театрлары өчен лаборатория үткәреләчәк. Петербургтан өч режиссер, өч рәссам киләчәк һәм Муса Җәлил, Аркадий Гайдар, Владимир Маяковский әсәрләре буенча эскизлар эшләячәк. Режиссер Рафаэль Таһиров Бөек Ватан мугышына багышлап спектакль куя. Без “La Primavera” оркестры белән “Шүрәле” балетын сәхнәләштерегә җыенабыз, – диде ул алдагы планнары турында.


Фикер өстәү