Илсур абый ник елмайган?

Яңа ел җиткәндә генә, кайгылы хәбәр ишеттем: якташым, Социалистик хезмәт Герое Илсур Шәйхетдинов бакыйлыкка күчкән, диделәр. Совет чорында бөтен илгә танылган, исеме кеше теленнән төшмәгән бу шәхес турында узган ел “Ватаным Татарстан”да язмам, “Казан утлары” журналында очеркым чыккан иде. Башка басмаларда ул-бу күренмәде. Татарстанның 100 еллыгына әзерләнгәндә,Илсур абый кебек шәхесләр турында шауларга тиеш идек без югыйсә.

Дөрес, “Болгар” радиосы журналисты Люция Шәрәфиева Илсур абый турында тапшыру әзерләде, миңа тапшыруның язмасын күчереп бирде. Рәхмәт аңа! Язманы Яңа ел алдыннан Илсур абыйга тапшырырга ниятләгән идем, соңга калдым шул. Бәлки, ул иртәрәк, вакытсызрак китеп баргандыр. 30 декабрьдә аны Казанның Нагорный бистәсеннән, үзе салган йорттан соңгы юлга озаттык. Эшкә кайткач, каләмдәшләрем мәрхүм белән хушлашырга җитәкчеләрдән кем килгәнне сорадылар.

Никтер беркем дә күренмәде. Яңа ел ыгы-зыгысы белән вакытлары да булмагандыр, – дидем. Ярый әле Арча үз улын исән чакта бик зурлады. Узган ел район җитәкчелеге Илсур абыйны халык белән очрашуга да чакырган иде. Аның очрашу вакытында әйткән бер сүзе истә калды. Берәүнең: “Герой булу өчен нишләргә кирәк?” – дигән соравына Илсур абый: “Эшләргә кирәк”, – дип җавап биргән иде. Шушы ике сүз аның бөтен барлыгын, тормышының мәгънәсен ачып бирә иде.

Үз вакытында җитәкчелек тә, халык та Илсур Шәйхетдиновны бик зурлады, хәтта аңа икенче мәртәбә герой исеме бирмәкче дә булганнар, тиешле документлар да әзерләнгән. Тик, ни сәбәп, герой исемен Октябрь революциясе орденына алыштырганнар. “Нигә икән?” дип, Илсур абыйның үзеннән дә сораганым булды. Ул: “Бер мәртәбә алдым бит инде, җиткән. Җитәкчеләр үзләре беләдер”, – дип кенә куйган иде. Эшне милли мәсьәлә бозган, дип тә ишеткәнем бар. Ягъни нигә татар егетенә тагын бер Алтын йолдыз тагарга әле. Бүген Илсур абыйга берни дә кирәк түгел. Хәер, ул исән чагында да үзенә аерым игътибар сорамаган. Илгә, халыкка кирәк бит, дип һәр эшкә иң беренчеләрдән булып тотынган. Себер сазлыкларыннан Европа чигенә хәтле нефть-газ торбалары сузган Шәйхетдинов егетләре эштә яңадан-яңа алымнар кулланган, алар тәҗрибәсен башкалар күтәреп алган.

Бүген без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршыларга әзерләнәбез, “геройларыбызны онытмыйк!” дигән сүзләр дә еш ишетелә. Ул сүзләр, әлбәттә, Бөек Ватан сугышы геройларына кагыла.

Без өзелеп яратырга тиешле Ватаныбызга көч-куәт өстәр өчен хезмәт фронтының алгы сызыгында барганнарны онытып җибәрәбез кебек тоела. Илсур абыйның хатыны Дания апаны да геройга тиңлим мин.

Заманында декабрист хатыннарының ирләре артыннан Себергә барулары турында “Звезда пленительногосчастья” дигән нәфис фильм төшергәннәр иде. Дания апа да Себергә киткән, әмма ире белән бергә, Илсур абыйның авыр хезмәтен җиңеләйтергә барган ул. Илсур абый үзе дә аңа “нәчәлник хатыны” дип карамаган. Дания апа ире җитәкләгән бригада егетләренең киемнәрен, урын җирләрен юган, агачтан-агачка бау сузып, аларны киптергән, күмер үтүге белән үтүкләгән. Ул чакта кер юу машиналары да, порошоклар да юк бит. Бер баласын Себер тайгасы уртасындагы вагонда, икенчесен поездда тапкан Дания апа. Әгәр без бүген яшь буынны герой шәхесләр үрнәгендә тәрбияләргә кирәк, дип сөйлибез икән, геройларның хатыннарын да телгә алырга, алар турында аерым китап язарга, фильмнар төшерергә кирәктер.

Хушлашырга баргач, Дания апа елый-елый сөйләде. 29 декабрь көнне иртәнге чәйне әзерләп йөргәндә Илсур абый: “Бераз ятып торыйм әле”, – дигән дә аркасы белән борылып яткан. “Нишләп миңа таба борылыпятмыйсың? Хәзер чәй эчеп алырбыз”, – ди икән Дания апа. Илсур абый хатынына таба борылган, бераз уйланып яткан да елмаеп җибәргән һәм җан биргән.

“Бер “аһ!” дип авыр сулап та куймады Илсурым. Исән чакта бер генә тапкыр да зарланганы булмады. Тимер кеше иде ул. Бакыйлыкка да көлеп-елмаеп китеп барды бит”, – дип такмаклый-такмаклый елады Дания апа.

2 гыйнвар көнне Илсур абыйның өчесен уздырдык. Җаен китереп, хәзрәттән: “Илсур абый соңгы сулышын алганда нигә елмайды икән?” – дип сорадым. Хәзрәт: “Ходай Тәгалә үзенә якын булганнарга, иманлыларга, кешегә изгелек кылып яшәгәннәргә җиңел үлем бирә”, – диде.

Бәлки, Илсур абый үзенең тормышын да күз алдыннан үткәреп алгандыр әле. Аның елмаюы, хезмәттәшләренә, газиз хатынына рәхмәт әйтүе булгандыр. Бәлки, төп эшеннән тыш, Тукайның туган авылы Кушлавычка юл күтәрттергәнен, әйләнгеч юл салу өчен, атаклы Арча тауларын кистергәннәрен дә исенә төшергәндер.

Матюшинода, үз егетләре ял итсен өчен, ике йорт салдыруын һәм тыйнаклык саклап, аннан үзенә бер бүлмә дә алмавын исенә төшереп елмайгандыр, егетләре өчен шатлангандыр. Без исә халык өчен кирәк дип гомер буе эшләп, дан-шөһрәт казанганнарны искә төшереп, шундый шәхесләребез булуына шатланып яшәргә, алар турында киләчәк буынга сөйләргә тиеш. Өстәп әйтеп куйыйм әле: 3 гыйнвар көнне Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның хатыны Гыйльмурый әбигә 103 яшь тулды. Әле өй эчендә булса да һаман җырлап йөри икән. Аны да, улы Әнвәрне дә бәйрәмнәр белән котладым. “Безне искә алганыгыз өчен рәхмәт!” – диделәр. Бер рәхмәт мең бәладәнкоткара, диләр. Игелекле кешеләребезгә рәхмәтләребезне кызганмыйк.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү