Имтиханда кагыйдә бозучыларны яңача тикшерәчәкләр

Чит кеше паспорты белән имтиханга кереп булмаячак. Күчерү турында хыялланасы да юк. Үз язуыңмы, түгелме икәнен бик тиз ачыклаячаклар. Былтыр БДИда телефонны гипсланган кулга тыгып алып керүчеләр дә булды. Хәйләкәр адымга барырга җыенучыларга юл куймас өчен быел яңа төр “капкын” әзерлиләр.

Быел ил күләмендә БДИны 670 мең укучы тапшырырга җыена. Узган ел белән чагыштырганда биремнәрдә җитди үзгәрешләр көтелми. Аның каравы кагыйдә бозучыларны яңа технологияләр ярдәмендә ачыкларга җыеналар. Имтихан барышын онлайн-күзәтүчеләр тикшереп тора. Тик алар гына җитми. Әйтик, урыс теленнән сынаулар бер үк вакытта 50 мең бүлмәдә оештырыла, бер кеше камера аша нибары 4 аудиторияне генә күзәтә ала. Аның кадәр күзәтүчене каян аласың? Алга таба ясалма интеллект, ягъни нейрочелтәрләрнең ярдәменә өметләнәләр. Махсус программа имтихан вакытында укучыларның бер-берсе белән сөйләшүе, урыныннан торуы, бүлмәгә чит кешенең керүе яки өстәлдә имтиханга алып керергә ярамаган әйберләрнең ятуын ачыклаячак һәм шикле күренешләр турында күзәтүчеләргә хәбәр салачак. Шуңа нигезләнеп, вакыйгага бәя бирәчәкләр.

Имтиханны гадел итәргә тырышу моның белән генә чикләнми. Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов якын арада БДИда укучыларны йөзләре аша танып белү системасы булдырылачагын әйтте. Димәк, белемнәре түбәнрәк булганнар өчен сынауларны чит кешеләр тапшыра алмаячак. Яңалыкны Ингушетиянең берничә мәктәбендә сынап караганнар, хәзер бу тәҗрибәне башка төбәкләргә дә таратмакчылар.

– Имтиханнарга чит кеше паспорты белән килүчеләр дә очрый. Бу бигрәк тә өстәмә билгеләнгән көннәрдә күзәтелә. Нейрочелтәрләр кемнең кулы уйнаганын, хәтта укучыларның биремнәрне үзләре эшләү-эшләмәвенә кадәр ачыкларга ярдәм итәчәк. Узган ел имтихан тапшырган 700 меңгә якын кешедән 75енең язуы шик уятты. Шулардан 11е фаш ителде, – ди Сергей Кравцов.

– Кызык, имтиханны башка кеше урынына да тапшырып буламыни? Имтиханнарның катгыйлана баруына үзебез гаепле. Яңа таләпләр пәйда булган саен, кешеләр дә яңа хәйлә уйлап таба. Имтиханнарда укучыларны йөзләре аша танып белү системасын кертергә кирәк дип саныйм. Кемдер сынауны, алдап, югары баллга бирә, ә тырышкан укучылар кимрәк балл җыя. Әлбәттә, бу дөрес түгел, – ди БДИда 100 балл туплаган, ә хәзер Казан медицина университетында белем алучы Гөлназ Бикчәнтәева.

“Ел студенты – 2017” бәйгесенең Гран-при иясе, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе мөгаллиме Диләрә Бәширова фикеренчә, артык катгыйлык укучыларга психологик яктан зыян китерергә мөмкин.

– Яңа технологияләр уйлап табу әйбәт, ләкин бу уку системасына да үзгәрешләр кертүне таләп итә. Контроль эшләр язганда да укучыларны гел күзәтеп торырга, белем һәм психологик яктан бик нык әзерләргә кирәк булачак. Югыйсә катгый шартларга ияләнмәгән укучылар борчылып, барысын да онытып бетерәчәк. Яңа технологияләр БДИ нәтиҗәләрен дә төшерергә мөмкин. Күчерергә кирәк димим, ләкин катгыйлыкның да чиге булырга тиеш, – ди Диләрә Бәширова.

Таләпләр белән беррәттән мөмкинлекләрне арттыру турында да онытмыйлар. 2020 елда “Вузга онлайн укырга кер” дигән сервис эшли башлаячак. Бу – өйдән чыкмыйча гына укырга кереп булачак дигән сүз. Проектта катнашу өчен 52 вузны сайлаганнар. Бу вакытны, юл чыгымнарын янга калдырудан тыш, бердәм рейтингта үз урыныңны күзәтү мөмкинлеге дә бирә.

Әнә Мәскәү вузларына керергә хыялланучыларга профильле сынаулардан өстәмә баллар туплау мөмкинлеге тудырганнар. Моннан чыгарылыш укучыларының сайлаган һөнәрләренә ни дәрәҗәдә әзер булуын беләчәкләр. Билгеле, моның өчен мәктәпләрдән укучыларның шәхси мәгълүматларын бирү өчен ризалык кирәк. Гаризада исә кайсы вуз һәм нинди юнәлешне сайлавыңны күрсәтәсе. Сынаулар 1 марттан 30 апрельгә кадәр уза. Профиль сынаулардан белемнәрне башта компьютер аша тикшерсәләр, соңрак булачак студентларны вузга чакырачаклар. Яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләр 10лап балл җыя алачак.

ФИКЕР

Рафис Борһанов, Татарстанның мәгариф һәм фән министры:

– Укучылар үз-үзләренә җәза бирә. Шпаргалкалардан файда юк, игътибарны читкә генә юнәлтә. Кызганыч, ахыры аяныч тәмамлана. Мартка кадәр күзәтүчеләр видеоязмаларны тикшерүен дәвам итәчәк. Кагыйдә бозучылар һичшиксез ачыкланып бетәчәк.

Имтиханнар исемлеге

  • 25 май – рус әдәбияты, география, информатика
  • 28 май – рус теле
  • 1 июнь – математика (база һәм профиль дәрәҗә)
  • 4 июнь – тарих, физика
  • 8 июнь – химия, җәмгыять белеме
  • 11 июнь – чит телләр (язма өлеше), биология
  • 15 июнь – чит телләр (телдән)
  • 16 июнь – чит телләр (телдән)

Сәрия Мифтахова


Имтиханда кагыйдә бозучыларны яңача тикшерәчәкләр” язмасына фикерләр

Фикер өстәү