Инсульттан үлем күрсәткече югары булган районнар билгеле булды

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков инсульттан үлем югары булган районнарны игътибарга алырга кушты. Бу хакта ул коллегия утырышында сөйләде.

Инсульттан үлемнең иң югары күрсәткечләре Бөгелмә, Буа, Лениногорск Үзәк район хастаханәләрендә, Казанның 2 нче клиник хастаханәсендә теркәлгән. Спас, Менделеевск, Нурлат, Яңа Чишмә, Аксубай районнарында инсульттан үлем үсеше күзәтелә (26 проценттан 43 процентка кадәр).

Министр Республика клиник хастаханәсе, Төбәкара клиник диагностика үзәге, 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе җитәкчеләренә шушы районнарны игътибарга алырга күрсәтмә бирде. «Оештыру алымнарын карарга, пациентларның маршрутын үзгәртергә кирәк», — диде.

Ел саен Татарстанда кан әйләнеше системасы авыруларыннан 22 меңгә якын кеше үлә. Республикада баш мие кан әйләнеше бозылган авырулар өчен 18 үзәк эшли. 2019 елда 17874 пациент госпитализацияләнгән.


Фикер өстәү