Интернет аша танышу аянычлы тәмамланмасын өчен нишләргә? Психолог киңәшләре

Соңгы арада Җир йөзендәге һәр өч парның берсе интернет аша таныша. Лондонның Империя көллияте галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. Тагын ун елдан дөньяга аваз салган һәр ун сабыйның дүртесе социаль челтәрдә бөреләнгән мәхәббәт җимеше булачак, дип фаразлый алар. Дөнья пәрәвезе аша танышу мондый шатлыклы вакыйга белән тәмамланса бик яхшы, билгеле. Андый танышулар аянычлы нәтиҗәгә китергән очраклар да юк түгел бит. Ничек алданмаска? Психолог Луиза Закирова кайбер киңәшләрне истә тотарга куша.

  1. Интернет аша танышкан кыз яки егетның фотосы, исем-фамилиясе, телефон номеры яки күрсәтелгән электрон почта буенча аның турында тулы мәгьлүмат туплагыз.
  2. Кырыкалдарлар яки җитди мөнәсәбәткә өмет итмәгән кешеләр танышу сайтларына беркайчан да чын фотосын куймый!
  3. Виртуаль дөньядагы танышыгызга скайп аша аралашырга тәкъдим итегез. Болай эшләгәндә аның тышкы кыяфәте, үз-үзен тотышы, холык-фигыле турында билгеле бер күзаллау барлыкка киләчәк. Яңа танышыгыз скайп аша аралашудан баш тартса, шикләнергә җирлек бар.
  4. Аралашканда төрле-төрле темалар кузгатыгыз. Бу шулай ук танышыгызны яхшырак белергә ярдәм итәчәк.
  5. Беренче очрашуга бер-ике атнадан соң гына ризалашсагыз яхшырак. Бу вакыт эчендә сез бер-берегезне күпмедер дәрәҗәдә белеп өлгергән буласыз. Әгәр дә инде яңа танышыгыз, сезнең сүзгә колак салмыйча, очрашуны тизләтергә тырышса, шулай ук шикләнергә урын бар. Сайт администраторы белән элемтәгә кереп, бу кешенең аккаунтын тикшерүен сорагыз.
  6. Беренче очрашуда өс киеме дә мөһим роль уйный. Беренче очрашуга зәңгәр төстәге киемнән барган егет кеше яңа танышының йөрәген тизрәк яулый ала. Күпсанлы тикшеренү нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Ә менә гүзәл затлар беренче очрашуга җыйнак кына кара күлмәк киеп барса яхшырак.

Фикер өстәү