Иранда самолет һәлакәткә очраганнан соң Казаннан Дубайга рейслар гамәлдән чыгарылмады

Иранда самолет һәлакәткә юлыкканнан соң Казаннан Дубайга рейсларны гамәлдән чыгармаганнар. Бу хакта «Казан» халыкара аэропортының матбугат секретаре Гадел Гатауллин хәбәр итте.

Элегрәк массакүләм мәгълүмат чараларында Украина авиакомпаниясе самолеты һәлакәткә очрагач, Казаннан Дубайга рейсларны вакытлыча гамәлдән чыгарганнар дигән мәгълүмат пәйда булган иде.

«Татар-информ»га Гадел Гатауллин ачыклап узганча, Татарстан башкаласыннан Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә бер генә рейс да гамәлдән чыгарылмаган.


Фикер өстәү