Ираннан ник куркалар?    

“Ватаным Татарстан” укучылары әле онытып өлгермәгәндер: моннан бер айга якын элек без “Адымнарың хәерлеме, 2020 ел?” дигән язма бастырган идек. Алдагы елга традицион фаразлар циклына караган ул язмада мондый юллар бар иде: “Киеренкелек Якын Көнчыгыш сызыгы буйлап көчәячәк. Иранга каршы зур сугыш башланмас, ихтимал. Фарсы иле эчендәге вазгыятьне катлауландырырга гына тырышырлар”.

Безнең фаразлар басылган типография буявы кибеп тә бетәргә өлгермәде, Якын Көнчыгыштагы Гыйрак туфрагында 2020 елның беренче дәһшәтле гөрелтесе ишетелде: американнар хыянәтчел рәвештә фарсы генералы Сөләймәнине үтерде. Якын Көнчыгыштагы хәлләрне күзәтеп барган һәр кеше өчен терсәкләреннән үк канга баткан Сөләймәни фигурасы яхшы таныш. 2001 елда ук әфган талибанына каршы канлы сугышта американнарга булышкан, Гыйракта янкиларга каршы кабынган сөнни гыйсъянчыларны юк итүдә Вашингтонга иптәш булган, Сүрия революциясен канга батыруны үз өстенә алган һәм үз бурычын чирканмыйча үтәгән Сөләймәни фарсы халкы өчен символик фигура иде.

https://vatantat.ru/2020/01/iranda-samolet-%d2%bb%d3%99lak%d3%99tk%d3%99-ochragannan-so%d2%a3-kazannan-dubajga-rejslar-gam%d3%99ld%d3%99n-chygarylmady/

Сөләймәнине үтерү иранлыларның йөрәгенә пычак кадауга тиң һәм зур конфликт вәгъдә итә иде. Миллионлаган мазлумнар фарсы фидакаренең үлеменә сөенгән һәм тантана иткән, фарсылылар кайгыга баткан бу көннәрдә Көнбатыш сәясәтчеләренең йөрәгенә шом керде. Әйдәгез, сүзне Американың югары сәясәт тәгәрмәчен әйләндерүчеләргә бирик. “Президент Трамп әле генә чүп тутырылган тартмага динамит шашкасы ыргытты”, – дип белдерде элекке вице-президент Джо Байден. Президентлыкка кандидат Элизабет Уоррен Трампның “батырлыгы”н “акылсыз адым” дип бәяләде һәм аны сүкте. Сенатның Халыкара мөнәсәбәтләр комитеты әгъзасы, сенатор Крис Мерфи “Твиттер”да: “…Америка әле генә Конгресс рөхсәтеннән башка йогынтылылык дәрәҗәсе ягыннан Иранда икенче урында булган кешене үтереп, аңлы рәвештә потенциал массакүләм төбәк сугышы ачты”, – дип язып куйды. Барлык фикерләрне дә китерергә урын җитми, җыйнап кына әйтик: АКШның зур сәясәтен иярләүчеләр Сөләймәнинең үтерелүеннән бер дә риза булмады һәм вакыйга уңаеннан зур куркуга төште. Европаның һәм Россиянең дәрәҗәле фигуралары да фаҗигагә борчылу белдерде.

Фаҗига, чынлап та, зур иде: Сөләймәнинең үлеме генә түгел, җеназасы да канлы булды: дистәләгән кеше тапталып үлде, йөзләгән кеше җәрәхәт алды. “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе монда бер нәрсәгә игътибарны юнәлтергә тели: Иранда шәхес культы бик көчле. Аерым шәхесләрне пьедесталга күтәрү аларда табыну дәрәҗәсенә җитә. Бик куркыныч бу феномен киләчәктә бөтен планета өчен зур дәһшәткә әйләнәчәк әле. Тагын бер нәрсәне ассызыклыйбыз: бөтен дөнья сәясәтчеләре Иран белән сугыш чыгудан курка, моны теләмиләр. Әмма вакыйгалар без теләгәнчә бармый бит. Сөләймәнинең үтерелүе бик көчле тел сугышы китереп чыгарды, ике ил бер-берсенә тиңсез югалтулар белән яный башлады. Психик сугышның барлык алымнары эшкә җигелде. Трампның тел тегермәне бик яхшы тарта һәм ул АКШның куәте, 2 триллион долларлык дәһшәтле коралы белән мактана. Тик бер нәрсәне шәйләргә мөмкин: шапырынулар артында Трампның да Ираннан эчке куркуы сизелә. Тәһранда да үзләрен нәкъ шулай ук тоталар: җирән Президент башы өчен миллионлаган долларлык приз вәгъдә ителде, янкиларның көнен кара төнгә әйләндерү вәгъдәләре яңгырады. Американнарны газапка тартуның 13 куркыныч сценарие турында сүзләр таратылды. Вакыйгалар күчәре зур сугышка таба әйләнә башлады шикелле.

https://vatantat.ru/2020/01/boeing-737-passazhir-samoletynda-yangyn-chygyp-180-keshe-%d2%bb%d3%99lak-bulgan/

Әмма безнең фараз бар бит: “Иранга каршы зур сугыш башланмас”, – дип без кул кычытканнан гына язып куймадык. Болай дип язу өчен җитәрлек нигезебез бар иде, чөнки без күпләр белмәгән куркыныч серне беләбез. Ул серне дөнья лидерлары да белә. Бары тик дәүләт идарәсенең иң югары катында утыручыларга гына мәгълүм булган нәрсәләр бар бу дөньяда. Бик яшерен сер булганга күрә без инде аны ачып тормыйбыз, чөнки барыбер ышанмаячаклар.

Бөтен өмет конфликтка кергән ике якның үзара сугышы янаулар белән төгәлләнүдә генә иде. Беренче атыш ук зур сугышка старт бирер төсле булып тоелды. Вәләкин вакыйгаларның мантыйгы Тәһранга җавапсыз калырга мөмкинлек бирми. Анда вазгыять шундый: илдә бик көчле бензин фетнәсе купты һәм күп кан коелды. Янкиларга ут белән җавап бирмәсә, рәсми Тәһран үз йөзен югалта, халкы алдында абруе югала. Абруй югалу артыннан тәхеттән түнтәрелүгә бер генә адым. Тагын бер нәрсәне әйтик: фарсыларның АКШка каршы җавап бирерлек зур технологик мөмкинлекләре юк. Нәрсә дисәң дә, океан арты державасы яхшы коралланган һәм аның белән зур сугышны отуга шанс нульгә тигез. Шуңа күрә Тәһранда да зур сугышны телиләр дип әйтеп булмый. Вашинтонга янаганда алар үзләре дә әйтеп торалар: “Сугыш теләмибез”, – диләр.

Әмма нәрсә генә булмасын, 8 гыйнвар таңы Иранның Гыйрактагы АКШ базаларына ракета һөҗүмнәре белән атты. Ракета залпы нефтькә бәяләр күтәрелү һәм җиңелчә биржа түнтәрелеше белән кайтаваз бирде. Зур сугышка бер генә адым калды шикелле. Тик көн уртасына биржалар тынычланган, “кара алтын” кире үз ярларына кайткан иде инде. Тәһраннан бик көчле янау авазлары ишетелсә дә, Көнбатыш башкалаларда зур сугыш булмаячагына ышаныч көчәя башлады. АКШ сәясәте вәкилләре, Европа башкалалары лидерлары Трампны сугыш башламаска өндәде. Ул кадәр кыстауга Трамп үзе дә эчтән генә сөенде, билгеле. Чәршәмбе иртәсендә (бездә кич булганда) АКШта Трампның Америка халкына мөрәҗәгате көтелде. Андый мөрәҗәгать бары тик зур вакыйгалар уңаеннан гына була. Беренче карашка зур сугыш котылгысыз булып тоела иде. АКШ инде үзенең стратегик очкычларын Иранга каршы сугышу өчен Һиндстандагы базага китереп урнаштырды. Трамп уң яңакка сукканда сулын куеп тора торганнарга охшмаган һәм зур сугышның страт төймәсенә басу аның өчен абруй эше булып тора дип уйларга тулы нигез бар иде.

Әмма Иран күршесе булган дәүләтләр үзләрендәге янки хәрби базаларын бикләделәр, ул базалардан сугыш башлау рөхсәт ителмәде. Бик кызыклы вазгыять килеп туды. Әфганстанга каршы сугыш башлаганда, коалиция бар иде, Гыйракка каршы АКШ белән аркадашлык итүдән беркем дә курыкмады, Сүрияне шул рәвешле канга батырып бетерделәр. Иранга каршы берләшү юк, аркадашлыктан һәркем курка. Әйе, әйе, Иранның баллистик ракеталары бар, билгеле. Ләкин алар Гыйрактагы базаларга да зур зыян сала алмадылар, шулай булгач, нидән куркырга? НАТО кебек куәтле берләшмәгә Иранны бөгеп китерү коймак белән чәй эчү кебек җиңел эш булырга тиеш. Әмма коалиция оештырудан барлык дәүләтләрнең лидерлары да уттан курыккан кебек курыкты. Иранның атом-төш коралы да, башка дәһшәтле куәте дә юк, шулай булгач, нигә шүрләргә? Бик кызыклы сорау бит бу. Трампның америкалыларга мөрәҗәгате шарның “пышш” итеп шиңүе кебек эффект бирде. Һәркем җиңел сулады: сугыш булмаячак. Менә шундый көтелмәгән борылышның булачагын “Ватаным” хәбәрчесе алдан белеп торды һәм декабрь уртасында ук бу хакта хәбәр итте. Әмма Иран тирәсендә киеренкелек туктамаячак, аерым ракета һөҗүмнәре дә булырга мөмкин. Бар максат Иранда зур болганчыклык тудыруга юнәлтеләчәк. Моңа берничә ел вакыт сарыф ителер дип уйлыйбыз.

Иранны читкә куйыйк та, Россиягә кайтыйк әле әйдә. Мәскәүдә Сөләймәнинең үтерелүенә, фарсы төбәгендә зур сугыш башлану ихтималлыгына ихлас борчылдылар. Аңа кадәр үк Кремль лидерының Яңа ел котлавын караучылар игътибар иткәннәрдер: Путинның йөзе хәсрәтле иде. Россиядә тиктомалдан гына, дәһшәтле ракеталарыбыз бар, дип шауламыйлар. Чынлыкта ул ракеталар кәгазьдә генә әле, әмма потенциал дошманнарга “безгә кагылмагыз” дип инәлеп ялвару ишетелә ул шапырынулар артында. Алдагы елларда Иранга түгел, Россиягә зур куркыныч яный. Моны Мәскәүдә беләләр. Ул куркынычның ни белән төгәлләнәсе дә мәгълүм. Соңгы көннәрдә Россия Президенты бик сәер йөрешләр ясады бит. Көтмәгәндә Димәшкъка барып чыкты һәм Әсәд белән бергәләп мәшһүр өмәвиләр мәчетенә керде. Бу мәчет бай тарихы белән кызыклы, аннан да бигрәк аның киләчәге мавыктыргыч. Аның ак манарасы астына, киләчәкнең бөек вакыйгасын көтеп, көн саен келәм җәелә. Бер мәшһүрнең шул келәмгә аяк басуы бөтен дөньяда зур үзгәрешләр башлануын, элекке системаларның җимерелеп, алар урынына яңа система килүен хәбәр итәчәк…

                                                                                                        Рәшит Фәтхрахманов

 

 

 


2 фикер

  1. Эллэ кайдагы иллэр турыда башта томанлы прогнозлар, аннан…мин шулай эйткэн идем . Бала-чагалык… Бер елда Россиядэ Татарстанда нилэр булып бетэчэк? Менэ шуны алдан конкрет язсагыз иде. Слабо?

Җавап Отменить ответ