Кайсы очракта ир-атлар пенсияга иртәрәк чыга ала?

Россиядә күпбалалы әтиләргә вакытыннан алда пенсиягә чыгарга рөхсәт итәргә мөмкиннәр.

Дәүләт думасына Удмуртия Дәүләт Советы күпбалалы әтиләр өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу мөмкинлеген күздә тоткан закон проектын кертте. Тиешле документ парламентның түбән палатасының электрон базасында басылып чыккан.
Документка аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, кертелә торган закон проектының төп максаты ирләр өчен пенсия яшен арттыру нәтиҗәләрен йомшартудан гыйбарәт. Билгеле булуынча, реформаның нәтиҗәләрен йомшарту максатыннан, күпбалалы аналар өчен шундый ук мөмкинлек каралган.
Инициатива авторлары фикеренчә, мондый чара «пенсия яшен арттыруга карата җәмгыятьтә социаль киеренкелекне киметергә мөмкинлек бирәчәк, гаиләдә бала туу турында карар кабул иткәндә мөһим аргумент булачак, гаилә тормышында тотрыклылык тудырачак”.


Фикер өстәү