“Исәпкә алу вакыты җитте” Республикада яңа закон гамәлгә керергә мөмкин

Республикада лейкоз буенча вазгыять ничек, файдаланмый торган җирләр проблемасы хәл ителерме, ветеринария тармагында быелдан нинди үзгәрешләр керде? Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе һәм Татарстан Дәүләт ветеринария хезмәтенең киңәйтелгән киңәшмәсендә әлеге һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, бүген республикада хайваннар арасында йогышлы авырулар таралмаган.

– Бу – дәүләт һәм җитештерү ветеринария хезмәтендә эшләүче һәр хезмәткәрнең тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе, – дип бәяләде ул.

Шулай да мал табибларына эш җитәрлек әле. Мәсәлән, шул ук лейкоз буенча. Дөрес, соңгы елларда республика әлеге проблема белән бик җитди шөгыльләнә. Нәтиҗәләр дә бар. Лейкоз белән авыручы маллар саны ике тапкырга кимегән. Терлек саны аеруча күп булган һәм республиканы сөт белән тәэмин итүче төп районнар (Кукмара, Балтач, Әтнә, Саба, Теләче, Арча) әлеге авырудан бөтенләй чистарынган. Соңгы елларда Зәй, Сарман, Тукай, Түбән Кама, Мамадыш кебек районнар да бу юнәлештә яхшы эшләгән һәм бүген аларда авыру маллар саны бик аз. Ләкин бу мәсьәләдә артта сөйрәлүче районнар да бар. Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Спас, Кайбыч, Лаеш, Лениногорск районнарында хәлләр начар.

– Бу районнарда лейкоз белән авыручы маллар күп һәм алар ел саен зур суммада керемнәрен югалта. Үз продукцияләрен Татарстаннан читкә дә чыгара алмыйлар, – ди Алмаз Хисаметдинов.

Аның сүзләренә караганда, ветеринария хезмәте ел саен авыру малларны ачыклау максатыннан миллионнан артык диагностика тикшерүе уздыра. Узган ел “сәламәтләнеп килүче” хуҗалыкларда тикшерүләрне бушлай үткәргәннәр. Җитәкче авыру малларның шәхси хуҗалыкларда да күп булуын әйтте. Узган ел сәламәт сыер һәм бозаулар сатып алыр өчен Авыл хуҗалыгы министрлыгы 20 млн сум акча бүлеп биргән булган. Алмаз Хисаметдинов бу эшнең быел да дәвам иттереләчәген җиткерде.

Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Россия хөкүмәтенең хайваннарны идентификацияләү буенча закон проекты караганын да әйтте.

– Илдә хайваннарны исәпкә алу буенча проблема туды. Идентификацияләү кертергә вакыт җитте, – диде ул.

Яңа закон гамәлгә кергәч, хайваннарның хуҗалары аларны теркәргә тиеш булачак. Ягъни мал-туарны чиплаштырырга һәм белешмәләрне базага кертү таләп ителәчәк. Җитәкче сүзләренчә, законны быел ук кабул итәргә мөмкиннәр. Исәпкә алу һәм идентификация буенча чараларны субъектларның ветеринария хезмәтләренә йөкләячәкләр.

Моннан тыш, ул биологик калдыкларны утильләштерү буенча да сөйләде. Әлеге вакытта бу эшнең беренче этабы узган. Терлек үләксәләрен җыюны оештыру буенча эшләр тагын унтугыз районда оештырыла.

– Бу – мөһим һәм кирәкле проект. Шул ук вакытта авырлыклар да бар. Без аларны хәл итәргә һәм программаны бөтен республикада тормыш ашырырга тиеш. Контейнерлар башка районнарда да куелачак. Бу юнәлештә район җитәкчеләре белән бергә эшләсәк иде, – дигән теләген җиткерде Алмаз Хисаметдинов.

Ветеринария тармагында 1 гыйнвардан нинди яңа законнар гамәлгә кергән соң? Быелдан контактлы зоопаркларның эшчәнлеге тыелган. Ә зоопарк, цирк, дельфинарияләрнең эшчәнлеген лицензияләү мәҗбүри булырга тиеш. Хуҗасыз хайваннарны аулау буенча да законнарның катгыйлануын әйтте республиканың баш ветеринары.

Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов әйтүенчә, узган ел Татарстанда кулланышта булмаган 43 мең авыл хуҗалыгы җирләре булуы ачыкланган. Министрлык, район җитәкчеләре белән берлектә сигез мең гектардан артык җир авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертелгән. Бу эш Әлмәт, Лаеш, Биектау, Яшел Үзән районнарында аеруча актив алып барылган.

Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров та катнашты. Ул әлеге җирләрне куллану мәсьәләсенә тукталып, хәлнең кискенлеген әйтте. Быелдан муниципаль ресурсларны үзләштерү эше катгый контрольгә алыначагын җиткерде.

Шулай ук киңәшмәдә катнашкан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, эпизоотик иминлекне чик сакчылары кебек сакларга кирәк, дип киңәш итте.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү