Йөзү буенча Татарстан чемпионаты җиңүчеләре билгеле булды

23-25 гыйнварда «Акчарлак» бассейнында йөзү буенча Татарстан Республикасы чемпионаты ярышлары булды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ярышларда республика шәһәрләре һәм районнарыннан 350 спортчы катнашты, алар 50 метрлы бассейнда йөзде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча түбәндәге командара җиңде:

  • 1 урын — Казан-1 (23 848 очко);
  • 2 урын — Яр Чаллы-2 (22 709 очко);
  • 3 урын — Казан-1 (22 183 очко).

Һәр дисциплинадагы шәхси ярыш нәтиҗәләре сылтама буенча бирелгән.


Фикер өстәү