Йогышлы чирдән ничек сакланырга?

Кыш җылы килгәнгәме икән, быел тирән тын юллары вируслы чирләре белән авырганнан соң өзлегүләр шактый булган. Ангина, ринит, синусит, бронхит чирләре, салкын тигәч, яки нәкъ менә йогышлы тын юллары вируслы чирләре аркасында барлыкка килә.

– Узган ел белән чагыштырганда ОРВИдан соң отитка әйләнгән очраклар күп. Гайморит белән авыручылар да байтак. Халык үз белдеге белән дәвалана, төрле сыекчалар белән борын куышлыгын юдыралар. Чир кызган чагында аны юдырып алу, киресенчә, авыруның көчәюенә китерә, – ди Казандагы 16 нчы шәһәр хастаханәсенең ЛОР бүлеге мөдире Екатерина Лаптева.

Тын юллары вируслы чирләре белән авырмас өчен иммунитетны ныгытырга, диетада утырмаска, юка киенмәскә, яланбаш йөрмәскә киңәш итә ул. Татарстанда 3–12 февраль көннәрендә “ЛОР органнары авыруларын профилактикалау” атналыгы уза. Бу уңайдан белгечләр “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе үткәрде.

– Йогышлы чирләрдән саклану өчен, бу көннәрдә кеше күп йөри торган урыннарга бармагыз. Бу киңәшләр бигрәк тә иммунитеты нык булмаганнарга, йөкле хатын-кызларга, хроник чирләрдән интеккән өлкән яшьтәге кешеләргә кагыла, – ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече – гомумпрактика табибы Люция Фейсханова.

Аның фикеренчә, С витамины белән дә бик мавыгырга ярамый. Ул башка витаминнар кебек үк кулланылышта булырга тиеш, ләкин артыгы ашказаны асты бизенә зыян сала. “Грипптан саклануның иң үтемле юлы – аңа каршы вакцина ясату, – ди белгеч. – Борынга сөртә торган майлар да йогышлы чирдән коткармый. Файдасы бар, дип әйтү –  үзеңне шуңа ышандыру гына. Тиешенчә тукланырга кирәк. Стресслардан чыга белү мөһим, чөнки алар да иммунитетны нык какшата”.

– Балаларда озак вакытка сузылган тын юллары чирләре отит белән тәмамланырга мөмкин. Ул чиккә җиткермәс өчен, авырый башлагач ук, баланы педиатрга алып барырга кирәк. Температура күтәрелсә, белгечне өйгә чакырталар. Борын белән колак ишетү торбасы аша бергә тоташкан, колак нык зыян күрергә, ишетү начарланырга мөмкин, – ди Балалар республика клиник хастаханәсе табиб-оториноларингологы Ильмира Нифталиева. – Балачакта дәваланып бетмәгән чирләр аннары гомер буе дәвам итә.

Оториноларинголог организмның ныклыгы эчәкнең сәламәт булуыннан да тора дип саный, шулай ук организмда D витаминын нормада тотарга кирәклеген әйтә. Кечкенә балалар аденоид белән дә еш авырый. Сулыш алырга авырлаша, йоклаганда да тыны кысылып, гырларга мөмкин. “Аденоидны алдырырга ашыкмагыз, – ди Ильмира Нифталиева. – Өзлегү килеп чыккан очракта гына ул адымга баралар. Бала авырмыйча тормый, чирдән соң иммунитет формалаша. Аденоид аллергия яки лямблия чирләре аркасында да килеп чыга. Бу очракта иң әүвәл шул чирләрдән дәваланалар”.

Кышкы чорда тын юллары вируслы чирләре белән авырып алу гадәти хәл кебек. Тик быел вазгыять башкачарак: кеше аз гына төчкерсә-йөткерсә дә, Кытайдагы шикелле коронавирус түгелме икән, дип шикләнә. Узган атнада ул уңайдан 12 кешенең дәвалану оешмасына мөрәҗәгать итүен газетаның алдагы саннарында язган идек, тик чир расланмады. “Коронавирус элек тә бар иде, ярканатларда гына булды, хәзер, мутацияләнеп, кешедән кешегә күчә, – ди Люция Фейсханова. – Чирләүче кеше белән якыннан торып аралашмагансың икән, аннан куркырга кирәкми”.

Белгеч әйтүенчә, вирус Кытайдан посылка, хат, ашамлыклар белән кермәсме икән, дип шикләнү дә урынсыз. Ул, организмга үтеп, күзәнәккә эләккәч кенә үрчи, ә тышкы тирәлектә озак яши алмый. Татарстан уку йортларында белем алучы 1800 студент бу көннәрдә кытайча Яңа ел каршыларга туган илләренә кайтып киткән. Аларның исән-имин килеп җитүен генә көтәсе калды.

Фәния Арсланова  


Фикер өстәү