Йолдызнамә | 13 – 19 гыйнвар

Кучкар (21.03 – 20.04) Атна буе агымга каршы йөзәргә кирәк булачак. Авырга туры киләчәк, әмма сынатмаячаксыз! Тик алдашудан гына сак булыгыз.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Вакыйгаларга бай атна. Кызыклы кешеләр белән аралашачаксыз, Яңа елга кадәр кесәгезгә керми калган акчаларны алып бетереп куаначаксыз.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Килеп туган хәлләр күңелегезгә бәлзәм сипмәсә дә, бик тиздән болай әле үзегезгә яхшырак та буласын аңлаячаксыз. Атна ахырында бер эшегезгә бик матур йомгак ясап сөенәчәксез.

Кысла (22.06 – 22.07) Озын ялдан соң эшкә кереп китү кыенрак булыр. Үзегезнең проблемалар гына җитмәгән, әле тагын башкаларныкын да алырга тырышасыз кебек. Шуңа шулай…

Арыслан (23.07 – 23.08) Яңарыш, иҗади күтәрелеш чоры. Үсешкә, алга таба баруга комачаулардай киртәләрдән котылачаксыз, дигән сүз бу.

Кыз (24.08 – 22.09) Әйбәт кенә акча эшләү, кызыклы, керемле проектларда катнашу, яңа элемтәләр кору өчен искиткеч шәп чор. Атнаның икенче яртысы тынгысыз булыр: яшен тизлегендә үзгәреп торган хәлләргә җайлашу кыенга туры килер.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Атнаның икенче яртысында бик күп, кайвакыт нәтиҗәсез эшләргә туры килер. Иң элек хезмәттәшләрегезнең киңәшләренә колак салмау галәмәте бу. Инде хәзер нишләргә? Кулдан ычкындырылган мөмкинлекләрне кире кайтара башларга!

Чаян (24.10 – 22.11) Атнаның беренче яртысында хезмәт урынында үзегезгә кагылышлы әйбәт кенә яңалык ишетерсез. Дәрәҗә, хезмәт хакы үсү турында сүз…

Укчы (23.11 – 21.12) Җитәкчегез белән уртак фикергә килә алмау борчуга салыр. Гомумән, атнаның беренче яртысы тынгысыз, ыгы-зыгылы… Аның каравы ахыры бик тә хәерле тәмамланыр!

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Бу атнада үзегезгә карата әйтелгән теләсә кайсы сүздән гаеп табарга гына торырсыз. Тынычланыгыз: барысы да әйбәт! Хәер, инде атна ахырында ук шикләрегезнең тикмәгә генә икәнен үзегез дә аңларсыз.

Сукояр (21.01 – 19.02) Гаиләгездә озак вакытлар буе хәл ителми килгән проблеманың очы табылыр. Бу исә үзегезгә яңа көч-куәт өстәгәндәй тәэсир итәр. Гомумән, дөньягыз яктырып-матураеп китәр!

Балык (20.02 – 20.03) Эштә берәр нәрсәгә ачуыгыз чыкса да, белгертмәгез. Юкса үзегездән берәр гаеп табарга мөмкиннәр. Атна уртасында балаларыгыз күңелле хәбәрләр белән сөендерер.


Фикер өстәү