Күзне нәрсәдән сакларга? Офтальмолог киңәше

Олыгая башлагач, күзнең күрүе начарлана. Кибеткә кергәч, товарлардагы язуны укый алмыйча интегәсең. Күзлексез энә саплау да газапка әйләнә. Уйламаганда, көтмәгәндә күз сукыраерга да мөмкин. Макулодистрофия чире дә шуңа китерә. Әлеге чир хакында Республика клиник офтальмология хастаханәсенең 1 нче микрохирургия бүлеге табиб-офтальмологы Нәргизә Дәүләтшина белән сөйләштек.

– Нәргизә Илнуровна, макулодистрофия чире нилектән килеп чыга?

– Олыгая барган саен, бүтән әгъзалардагы кебек, күздә дә үзгәрешләр килеп чыга. 40 яшьтән соң күп кеше, якыннан начар күргәнлектән, күзлек кия башлый. Нәселдән күчә торган очраклар да бар. Дөрес, күз белән проблемалар яшьләрдә дә килеп чыгарга мөмкин. Начар күрә башлагансың яки күз алдында томан икән, табиб-офтальмологка барырга кирәк. Яшь кешегә белгечкә ике елга бер күренү җитә, 40 яшьтән узганнарга елга бер тапкыр белгечтә тикшеренергә, күзнең эчке басымын үлчәтергә кирәк. Макулодистрофия – күзнең үзәк челтәр катламы авыруларын тәшкил итүче чир. Ул еш кына олы яшьтәгеләрдә барлыкка килә. 65 яшьне узган кешеләрдә күбрәк очрый. Макулодистрофия ике төргә бүленә: коры һәм дымлы. Коры формасыннан аермалы буларак, дымлысы челтәр катламда сизелерлек үзгәрешләр китереп чыгара.

– Ул нинди үзгәрешләр?

– Чир коры формада булганда кеше күздәге үзгәрешләрне әллә ни сизми, күрүе бераз начарланырга мөмкин. Тора-бара күз алмасының уртасында соры төстәге нокта күренү ихтимал. Укыганда, ерактан караганда, күз җете күрми. Начар күрү башка авырулар аркасында да булгалый. Әйтик, катаракта шуңа китерә. Дымлы макулодистрофия икән, күрү начарлана, күз алмасы уртасында караңгы нокта шәйләнә, әйберләр кыек булып күренә. Авыру тиз арада көчәеп китәргә мөмкин. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, макулодистрофия 50 яшьтәгеләрнең 2 процентка якынында, 75 яшьтән узганнарның 30 процентында табыла. Ир-атлар аның белән сирәгрәк авырый. Хатын-кызларда күбрәк менопаузадан соң килеп чыга, чөнки бу чорда байтак кына авырулардан саклаучы эстроген гормоны эшләми башлый. Чирнең килеп чыгуы хатын-кызларның озаграк яшәве белән дә аңлатыла.

– Макулодистрофия организмга витаминнар җитмәүдән дә булырга мөмкинме?

– Кеше сәламәтлегендә дөрес тукланмау, витаминнар, антиоксидантлар һәм цинк җитмәү дә сизелә, организмның тиз картаюына китерә. А, Е, С витаминнары җитмәсә, күзнең челтәр катламы зәгыйфьләнә. Югары кан басымы, гомумән кан тамырлары чирләре, никотинга бәйлелек күзгә начар тәэсир итә.

– Компьютерда озак эшләү, кояшка туры карау күзне бозмыймы, сукыраюга китермиме?

– Озак вакыт кояшка карау күзнең үзәк челтәр катламы күзәнәкләрен яндыра. Кояш тотылган көннәрдә күз табибына килүчеләр арта. Әти-әниләр балаларга кояшка карауның зыяны хакында сөйләсен иде. Озак вакыт компьютер алдында эшләү макулодистрофиягә китерми. Ул күзгә башка төрле зыян сала: “компьютер синдромы” башлана. Бу очракта күз алды караңгылана, күз кызара, күрү начарлана. Озак утырып торганлыктан, аркада һәм муенда кан йөреше акрыная, баш авырта, кеше тиз арый.

– Кышкы салкынның күзгә зыяны юкмы?

– Кышын көн кыска, кояш бик күренми. Шулай да, бу чорда да күзне саклау турында онытмаска кирәк. Аяз көннәрдә кояш нурлары, карда чагылып, күзне авырттырырга мөмкин. Ул да макулодистрофияне көчәйтәчәк. Шуңа күрә җәен генә түгел, кышын да кояштан саклый торган күзлек кияргә киңәш итәбез.

– Макулодистрофия көчәеп китмәсен өчен тагын нәрсә эшләргә?

– Макулодистрофия – хроник чир. Аның коры формасы вакытында А, С, Е витаминнарына, бакырга, цинкка бай препаратлар эчәләр. Алар профилактика өчен дә кирәк. Дымлы макулодистрофия булганда лазер, фотодинамия дәвасы кулланыла. Күзгә тамчылы дарулар салалар.

– Кишер ашауның күзгә файдасы бар, диләр. Кишер яки башка витаминлы азык-төлек күз авыруларын бетерә аламы?

– Кишердә бета-каротин, А витамины һәм башка файдалы матдәләр бар. Тик ул гына организмны витамин белән җитәрлек тәэмин итә алмый. Шуңа күрә витаминнар комплексы эчәргә киңәш ителә. Әлбәттә, даими рәвештә яшелчә ашау файдага гына.

– Авыр күтәрү, бакчада иелеп чүп утау күзгә зыян салмыймы?

– Озак иелеп эшләү макулодистрофияне, башка күз авыруларын көчәйтә. Баш миенә кан саварга мөмкин. Бакчада эшләгәндә олы яшьтәгеләр аеруча үзләрен аямый. Саф һавада булу, гаиләңә, балаларыңа яшелчә, җиләк-җимеш үстерү әйбәт, әлбәттә. Тик шуның аркасында күзгә зыян килә күрмәсен, сак булыгыз, иелеп эшләмәгез!

 Фәния Арсланова

  • Сүз уңаеннан

2016 елда республикада макулодистрофия белән 10589 кеше исәптә торган. Ул елны Республика клиник офтальмология хастаханәсенә 5055 кеше мөрәҗәгать итә. 2018 елда 10403 кеше исәптә булган, офтальмология хастаханәсе белгечләренә 5549 кеше килгән.

 


Фикер өстәү