Кабер газабы күрергә язмасын

“Күптән түгел 25 яшьлек бертуган энем үлеп китте. Берничә тапкыр төшебезгә кереп, үзенең яшәгән бүлмәсен дә күрсәтте. Якты, чиста, матур бүлмәдә яши икән. Үлгән кешеләрнең җаны кайда яши, алар безнең хәлләрне белеп торамы? Шулар турында укыйсы килә иде”. Электрон почтама таныш булмаган кешедән шундый хат алдым һәм аның сорауларын “Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафинга юлладым. 

– Хәзрәт, сүзне кешенең үлгән мизгеленнән башлыйк әле. Җанның үзеннән чыгуын кеше сизәме һәм ул бөтен кешедән дә бертөрле чыгамы?

– Коръәндә һәм хәдисләрдән хәбәр ителгәнчә, һәрбер адәм баласының тәнендә җан дигән нәрсә бар. Аны күз белән күреп һәм шулай ук фәнни яктан нинди зат булуын ачыклап булмый. Аллаһы Тәгалә безгә аның турында бик аз гыйлем бирде. Ул тәннән чыкса, кеше үлә. Үлгән вакытта аның чыгуын без сизәбез. Бу халәтне һәр кеше төрлечә кичерәчәк. Иман китереп мөселман булган һәм хәерле гамәлләр кылган кешенең җаны үлем вакытында тәннән шешәдән агучы су кебек җиңел чыга. Ә кяфер булган, зур гөнаһлар кылган адәмнең җаны бик авырлык белән чыгачак. Җан биргән вакытта ул бик каты авырту тоя һәм газаплана. Мөхәммәд пәйгамбәр: “Кяфернең җаны, чыгарга теләмичә, бөтен тәнгә тарала һәм үлем фәрештәсе аны юеш йоннан кәкре ыргакны тартып алган кебек катылык белән сөйрәп ала”, – ди.

– Җан тәннән аерылып чыккач, ул аны күмгәннәрен өстән карап торыр, диләр. Бу чынлап та шулаймы?

– Җан тәннән аерылгач, фәрештәләр аны кәфенгә төрәләр дә күккә алып менеп китәләр. Бу вакытта ул үзенең тәнен ничек юганнарын күрми һәм өстән дә карап тормый. Кабергә күмгәннән соң гына ул кире тәнгә кайтарыла һәм Мөнкәр белән Нәкир исемле ике фәрештә аннан сорау ала башлый. Әгәр дә адәм баласы күп гөнаһлар кылган имансыз кеше булса, аңа беренче кат күк ишеге ачылмаячак. Күккә менгән вакытта фәрештәләр аны: “Бу – нинди әшәке кешенең җаны”, – дип, төрле начар исемнәр белән атыйлар. Соңыннан Аллаһы Тәгалә фәрештәләргә: “Бу кешенең гамәл дәфтәрен начар кешеләр исемлегенә теркәп куегыз”, – дип әйтә. Шуннан соң беренче кат күктән җирдәге каберенә тотып аталар. Җиргә төшкәч, кабер аны бик каты кыса һәм ул Кыямәт көне җиткәнче кабер газабы күрә. Адәм баласы Аллаһка гыйбадәт кылучы изге кеше булса, аны җиденче кат күккә хәтле фәрештәләр алып менә. Шул вакытта күктәге фәрештәләр төрле матур сүзләр һәм исемнәр белән мактыйлар. Җиденче кат күккә алып менеп җиткергәч, Аллаһы Тәгалә: “Бу кешенең гамәл дәфтәрен яхшы кешеләр исемлегенә теркәп куегыз”, – дип әйтәчәк. Шуннан соң аның җанын кабергә төшереп куялар. Кыямәт көне җиткәч, тән белән җан яңадан бергә кушыла. Шуннан соң кеше тәне һәм җаны белән мәңге йә җәннәттә, яки җәһәннәмдә яши.

– Якынын җирләгән кеше, салкын кабергә кереп яткач нишләр инде, дип өзгәләнә. Җан аны сизәчәкме? Гомумән, болай әйтү дөресме?

– Кеше, үлгәннән соң, бу дөньядан тулысынча өзелә. Дөньядагы матди нәрсәләр белән бер элемтәсе дә калмый. Шул сәбәпле аңа кабернең салкын булуы тәэсир итми. Кеше тере булганда гына суык белән җылыны тоя. Шулай булгач, болай дип әйтү дөрес түгел.

– Үлгән кешене үзеннән алда дөнья куйган бөтен нәселе каршы ала, имеш.

– Хәдисләрдә иман белән үлгән кешеләрнең җаннары бер-берсе белән очрашулары хакында хәбәр ителә. Мөхәммәд пәйгамбәр: “Әгәр дә мөэминнең җанын күккә алып менеп китсәләр, аның белән башка җаннар очрашалар һәм аннан исән кешеләр турында сораша башлыйлар. Аларның кайберләре икенчеләренә: “Бераз ял иткәнчегә хәтле аны калдырып торыгыз”, – диләр. Шуннан соң алар теге үлгән кешенең җаныннан: “Теге фәлән кеше нәрсә эшләде?” – дип сорашалар. Ул: “Изге гамәлләр кылды”, – ди. Алар әйтә: “Ә теге фәлән кеше нәрсә эшләде?” Ул: “Әллә ул кеше сезнең янга килмәдеме?” – ди. Алар: “Юк, килмәде”,– диләр. Аларның башкалары: “Аны дөрләп янучы утка алып киттеләр бит”, – дип әйтерләр”, – ди.

– Үлгәннән соң безне нәрсә көтә?

– Һәрбер кешенең җаны үлгәннән соң башка дөньяга күчә. Ул дөнья барзах дөньясы дип атала. Гарәп телендә “барзах” дигән сүз ике нәрсәне аерып торучы, күзгә күренми торган “пәрдә” яки “киртә” дип атала. Без яши торган дөнья белән ахирәт дөньясын аерып торганга күрә, үлгән кешеләр дөньясын Аллаһы Тәгалә Коръәндә барзах дөньясы дип атады.

– Мөнкир белән Нәкир сорау ала, дидегез. Алар нинди сораулар бирәчәк?

– Мәет җирләнгәннән соң кабер янындагы соңгы кеше кырык адым атлап киткәч, Мөнкир белән Нәкир килә. Алар һәр кешегә өч сорау бирә: “Раббың кем булды?”, “Динең нинди иде?”, “Пәйгамбәрең кем иде?”. Шушы сорауларга ислам дине буенча яшәгән, Аллаһка гыйбадәт кылган, Мөхәммәд пәйгамбәр артыннан ияргән кешеләр генә җавап бирә ала. Аллаһы Тәгалә: “Аларга хәвеф-хәтәр дә булмый һәм алар кайгырмыйлар да”, – ди.

– Шул сорауларга җавап бирә алмаучыларны кабер газабы көтәме?

– Кабергә күмелгән кешенең тәне бу дөньяда череп бетсә дә, барзах дөньясында газап яки рәхәтлек тәнгә дә, җанга да була. Кабер газабы кешеләргә, гөнаһысына карап, төрлечә була. Мөхәммәд пәйгамбәр бу турыда үзенең хәдисләрендә хәбәр итте. Нәкир белән Мөнкәр биргән өч сорауга җавап бирә алмаучы кяфер белән тыштан мөселман булып йөргән монафикъны тимер гөрзи белән кыйнаячаклар. Ул авыртуга чыдый алмыйча шулхәтле каты кычкырачак ки, аны, кешеләрдән һәм җеннәрдән кала, шул тирәдә булган бөтен җан иясе ишетәчәк. Кайбер кешенең кабере җәһәннәмнең бер чокырына әйләнә. Аны бөтен яктан да ут чолгап ала һәм аңа утлы кием кидерәләр. Кайбер кешене кабер шулхәтле каты кыса ки, аның кабыргалары хәтта бер-берсенә керә. Бу дөньяда тәкәббер булып масаеп йөрүче кеше барзах дөньясында упкынга сугыла-сугыла төшә һәм шул рәвешле газаплана. Зина кылучы ир белән хатын барзах дөньясында утлы мичтә яначаклар. Коръәндәге хөкемне ишеткәннән соң аның белән гамәл кылудан баш тартучы һәм фарыз намазны укымаучы кешенең башын барзах дөньясында таш белән ярачаклар. Кайбер кешеләр сүз таратып, гайбәт сөйләп башка кешеләрнең араларын бозганнары, ә кайберләре олы һәм кече хаҗәтне үтәгәннән соң су белән нәҗестән пакьләнмәгәннәре өчен  кабердә газап күрә.

– Кабер газабына бөтенләй дә дучар ителми торган кешеләр буламы?

– Кайбер кешеләргә кабер газабы булмаска мөмкин. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, эче авыртып үлгән, җомга көн вафат булган мөселманнарга кабер газабы булмый. Шулай ук биш вакыт намаз укыган, рамазан аенда ураза тоткан, зәкят-сәдака түләгән, кешеләргә изгелек кылган, туганнары белән аралашып яшәгән кешегә дә кабер газабы булмый. Кабер газабыннан котылу өчен алда әйтелгән гамәлләрнең бөтенесен дә эшләргә кирәк. Мәсәлән, бер кеше туганнары белән аралашып яши, ләкин биш вакыт намаз укымый, ул кабер газабыннан котылмаячак. Намаз ахырында сәлам бирү алдыннан кабер газабыннан саклауны сорап дога укырга кирәк. Гайшә анабыз әйтте: “Мөхәммәд пәйгамбәр һәр намаз ахырында кабер газабыннан саклауны сорап, Аллаһка ялвара иде”. Бу гамәлләрдән тыш һәр төнне “Табәрәк” сүрәсен уку да кешене кабер газабыннан саклый. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: “Табәрәк сүрәсе ул – кабер газабыннан саклаучы”.

– Дөньялыктан изге гамәлләр кылып, дин буенча яшәгән кешеләрнең хәлләре кабердә ничек була?

– Ул кешеләр Кыямәт көне җиткәнче рәхәтлек кичереп, нигъмәтләр эчендә яшәячәк. Аларның каберләре нурлана һәм киңәйтелә, җәннәтнең бер бакчасына әверелә һәм аларга җәннәт ишеге ачыла. Алар җәннәттән килгән хуш исне тоялар, шуңа шатланалар һәм рәхәтлек кичерә. Моның өстенә аларга җәннәт киеме кидертелә һәм фәрештәләр аларны Аллаһның ризалыгы һәм җәннәте белән шатландырып тора.

***

Кабер газабыннан саклауны сорап укыла торган дога

“Әллааһүммә! Иннии әгуузү бикә минәл-гаҗзи вәл-кәсәл вә әгуузү бикә минәл-җүбни вәл-һәрами вәл-бухл! Вә әгуузү бикә мин газәәбил-кабр!”

(Йа Аллаһым! Мине юклыктан һәм ялкаулыктан Үзең сакла! Вакчыллык, картлык, саранлык һәм кабер газабыннан Сиңа сыенам!)

Дилбәр Гарифуллина


Кабер газабы күрергә язмасын” язмасына фикерләр

Фикер өстәү