“Кадак өстендә йоклап та китәм”

Узган ел Санкт-Петербургта иң күп кеше катнашында кадакта басып тору буенча дөнья рекорды куйдылар. Әнә шунда катнашып, сертификат алучылар арасында якташыбыз Гөлзирә Гаязова да бар. Кадакта баскан килеш китап та укый, башка эшләр белән дә шөгыльләнә ул.

Кадакта басып тору җиңел түгел, моның өчен үз-үзеңне җиңә белү, кыюлык кирәк. Аның каравы кеше бик күп көч, энергия туплый. Ә кадакка яту тынычланырга ярдәм итә икән. Һәрхәлдә, белгечләр шулай ди. Моны “Татар радиосы” һәм ТМТВ каналының реклама бүлеге җитәкчесе Гөлзирә Гаязова белә.
– Июнь аенда семинарга барган идем. Анда Булат Мостафин дигән егет кадакка басу турында сөйләде. Бу шөгыльне Садху тактасы, Садху-йога, кадактагы йога дип йөртәләр. Беренче тапкыр 10 минут басым тордым. Кичерешләремне аңлатып бетерә алмыйм, бер сүз белән әйткәндә, мәхшәр иде бу. Күз алдына китер: кулларым церебраль паралич белән авырган кешеләрнеке кебек кәкрәйгән, битләр, куллар каткан. Бик куркыныч халәт. Авыртудан елап та алдым, тик тешемне кысып түздем, бирешмәдем, – ди ул беренче чирканчык турында.

Беренче “дәрес” күңелле булмаса да, әлеге вакыйга аны мавыктырып җибәрә. Интернеттан садху-йога турында күп нәрсәләр укый. Кибеткә барып, кадаклы такта сатып ала. Менә шуннан башлана да инде “кадаклы тормыш”. Тик башта баса алмый, чөнки үз белдеге белән сатып алган такта аңа туры килми. Гадәттә, әлеге шөгыльне кечкенәрәк кадаклар белән башлыйлар. Әйтик, ике сантиметрлысына ятып йокларга мөмкин. Гөлзирә йоганың нечкәлекләренә күнегүләргә йөри башлагач төшенә. Моңа атнага бер мәртәбә вакытын бүлә. Күбрәк белгән саен, бер урында гына таптанасы килми аның. Кадакка басучыларның Санкт-Петербургта бергәләп рекорд куярга җыенуын ишеткәч, ул да тәвәккәлләргә була. Тик эчендә бер уй кимерә: 1 сәгать 11 минут 11 секунд басып торып булырмы?
– Мин бу хакта чарага бер атна кала гына ишеттем. Риза булдым да булуын, тик соңрак “Бу бит – куркыныч” дигән уй башка барып җитте. Юлга билет алынган, яшәү урыны табылган, иң мөһиме – кадаклы такта бар. Ләкин Казаннан үзем генә, шуңа күрә су да бирүче булмас дип борчыла башладым. Күп уйлаудан икенче көнне тәмам авыруга сабыштым. Тик бар көчемне җыеп, Петербургка очтым, – дип искә ала ул. – Россиянең 28 шәһәре, чит илләрдән 90 кеше килгән иде. Бөтен катнашучы да тактага берьюлы басты. Кемдер беренче тапкыр басса, арада дөнья рекорды куйган чемпионнар да бар. Тешен кысып түзгән, күзләреннән яшьләр тәгәрәүчеләр дә юк түгел. Бер кеше дә рекордны бозмады.
Чит шәһәрдән канатланып кайта ул, хәзер Гөлзирә теләүчеләрне үзе дә кадак белән дуслашырга өйрәтә башлаган. Проблемаң бар икән, кадакка бас, ди ул. Ниятеңне әйтеп бассаң, катлаулы мәсьәләләрнең дә чишелешен бик тиз табып булачак. Иртә белән тору күпкә җиңелрәк, кич арыган буласың.
– Аяктан бернинди кан да чыкмый, җәрәхәт тә юк. Эзе дә калмый. Безне авыртудан ләззәт алалар дип әйтүчеләр дә бар. Ләкин моны үз-үзеңне интектерү дип кабул итәргә кирәкми. Ватык пыяла, кайнар күмергә басу теләгем юк, – ди.
Мине дә өйрәт әле, дип килүчеләр дә шактый икән. Гадәттә, алар, тормышта ни теләгәнемне белмим, максатларым юк, диләр икән. Кадак исә барысын да оныттыра. Ун минут басып тору 15 чакрым җәяү йөрүне алыштыра, дип Гөлзирә. Аңа белгечләр әйткән: кешенең табан астында 70000нән артык нерв җепселләре бар. Бу ысул әнә шуларны уятып җибәрә һәм баш миенә импульс бирә. Куркуны, кәефсезлекне җиңү, сәламәтлекне яхшырту өчен дә файдасы бар. Танышлары арасында дарудан баш тартучылар да бар. Йокысызлыктан интегүчеләргә дә шөгыльләнеп карарга киңәш итә. Үзенең исә сәламәтлеге яхшырган, борчулар беткән. Салкын тия башласа, тизрәк кадакка басып, бу чирне авырмыйча гына уздырып җибәрә икән. Эчке дөньяңда ниләр майтарылганын ачыклау өчен дә яхшы тест икән бу. Кемдер кадакка басуга кычкыра, елый башлый, кемдер түзә яки кул селти. Монда хисләрне тыймавың яхшырак. Сүгенәсең килсә, сүген, еласың килсә, ела. Барысы да кадак очыннан чыгып китәчәк. Менә шуңа ышанырга кирәк. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшыртуга карата да ышану яши. Имеш, тактада бер-берсенең күзенә карап, кулга-кул тотынышып басып торсалар, хөрмәтләре артачак.
– Күңел тынычлыгы эзләп кеше кая гына бармый. Аны табу өчен беркая барырга да, акча түгәргә дә кирәкми. Такта булып, шунда басарга өйрәнү дә җитә. Ул – табиб, психолог, невролог, массажист, дус та. Ышаныгыз: бернинди икеләнү калмаячак. Көчле кеше булып яши башлаячаксыз, – ди ул.

Сәрия Мифтахова


2 фикер

    1. Анда урыннар юк, рекорд мира по самому масштабному стоянию на гвоздях дигән сертификат бирделәр 90 кешегә дә. Бөтен кеше бергә басты, бергә төште.

Җавап Отменить ответ