Камал театры артисты Эльвир Сәлимов: «Ролем турында уйлап, йоклый алмый ятам»

Гашыйклар көненә Камал театры «йолдызлар» «кабызачак». Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яңа премьерага әзерләнә. Драматург Кәрим Тинчуринның танылган «Сүнгән йолдызлар» әсәре 30 елдан соң яңадан академия театры сәхнәсенә менә. Премьера 14-16 февральдә булачак. Спектакльнең режиссеры — Фәрит Бикчәнтәев.

Спектакльдә яшьләр, күпчелеге – студентлар катнаша. Сәрвәрне исә Фәрит Бикчәнтәевнең шәкерте – 3 курс студенты, узган ел “Театраль Идел буе” бәйгесендә “Иң яхшы актриса” исеменә лаек булган, “Парковка” спектаклендә Фатыйма ролен башкаручы Ләйсән Гатауллина уйный. Исмәгыйль ролендә — Камал театры артисты Эльвир Сәлимов.

Кайчандыр Наил Әюпов, Илдар Хәйруллиннар башкарган әлеге образга Эльвир нинди үзенчәлек алып килер?

– Исмәгыйль роле өчен мин укытучым, баш режиссерыбыз Фәрит абый Бикчәнтәевкә бик рәхмәтлемен. Шундый танылган классик әсәрдә, заманында халык күңеленә кереп калган популяр артистлар башкарган геройны уйнау минем өчен зур җаваплылык. Мин дә тамашачылар күңелендә калырлык образ тудырырмын дип өметләнәм, — ди яшь актер.

Әзерлеккә килгәндә, көн-төн роль турында уйлап, йоклый алмый яткан вакытлары да еш була икән Эльвирның. «Үземне Исмәгыйль урынына куеп карыйм. Әсәрдәге заман кешеләренең эчке кичерешләрен хәзерге заман белән чагыштырам. Үземнең беренче тапкыр гашыйк булуымны да искә төшерәм. «Сүнгән йолдызлар» актерлык биографиямдә беренче тапкыр төп рольне, геройны уйнаган сәхнә әсәре булып гомергә күңелемә кереп калачак», — дип уртаклашты ул.

 


Фикер өстәү