“Карны бөтен авылдан җыйдык” 

Узган елның 25 декабреннән 2020 елның 25 гыйнварына кадәр Татарстан районнары арасында Яңа ел бәйрәменә иң яхшы бизәлеш буенча бәйге бара. Алты номинациягә — 11 миллион сум! Махсус комиссияне шаккатыра алган җирлекләр дә бар инде.

Кар булмагач, сын ясап тормыйбыз, дип акланучылар да булмады түгел. Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылындагылар исә булганыннан да бик оста файдаланган. Республикадан килгән комиссия вәкилләрен дә кар сыннарының күплеге белән җәлеп иткән бу авыл.

https://vatantat.ru/2020/01/kazanda-park-%d2%bb%d3%99m-uramnardagy-ya%d2%a3a-el-biz%d3%99kl%d3%99ren-kajchan-alachaklar/

– Елдан-ел Яңа елга әзерлек буенча конкурсларны мәктәпләр өчен аерым, авыл җирлекләре, шәхси йортлар арасында, учреждениеләр арасында аерым номинацияләрдә үткәрәбез. Быел үзенчәлекле ел иде: кар булмады. Халык мәш килде, әллә ниләр уйлап таптылар, – дип сөйләде Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев. Ул Хуҗа Хәсән авылын актив авылларның берсе дип атады.

“Нәрсәләр белән шаккатыра алдыгыз соң? Кар булмагач, каян алдыгыз?” – дип сораштык. Рәмис Хәялиев, уенын-чынын бергә кушып: “Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга бит”, – диде. Хуҗахәсәнлеләр карны… бөтен авыл буйлап җыйган һәм бер урында матурлык тудырган. Тематик сыннар да, әкияти җәнлекләр дә җитәрлек. Мәдәният йорты янында исә – йолдызлыклар.

– Хуҗа Хәсәннең мәктәп яны территориясен карап туймаслык иде. Елдан-ел матуррак бизиләр. Быел да, комиссия белән килеп төшкәч, сыннарның күплегенә гаҗәпләндек. Монтажда кулланыла торган күбек, агач, башка төзелеш материаллары да эшкә җигелгән иде, – дип сөйләде әңгәмәдәшебез.

Кичкетаңда урамнан баручыларны әкият геройлары сәламли. Әгерҗе районында урнашкан әлеге авылның Яңа ел бәйрәменә әзерлеген, бизәлешен республика комиссиясе дә ошатып кайткан. Безгә хәбәр итүләренчә, Кичкетаң авылының мәдәният йорты янындагы мәйданда халык күңел ачсын өчен шартлар тудырылган, бәйрәм рухын шәхси хуҗалыклар да булдырган: капка төпләренә сыннар ясап куючылар күп булган. Аларда узып киткән Театр елы да, ТАССРның 100 еллыгы да, бу елның хуҗасы Күсе дә чагылыш тапкан. Бәйрәм чаралары авылда берничә көн дәвам иткән. Мәдәният йорты авыл халкы һәм кунаклар өчен балмаскарадлар оештырган. Көн саен балалар өчен Яңа ел тамашалары булган. Авыл уртасында урнашкан Изге чишмә янын да кар сыннары белән тулыландырганнар. Монда төрле ярышларда, уеннарда катнашканнан соң, тәмле коймак ашау, хуш исле самавыр чәе эчү дә оештырылган.

Кукмара районындагы Лубян авылында Яңа ел чаралары аеруча күп булган. Мәдәният йорты тирәсендә кар сыннары ясаганнар, бинаны бизәгәннәр. Клуб һәм китапханә хезмәткәрләре өлкән яшьтәгеләр өчен балмаскарад оештырган. Бала-чага, яшьләр өчен дә клуб ишекләре ачык: бию, төрле бәйгеләр үткәрелгән.

https://vatantat.ru/2020/01/tatarstanda-ber-sh%d3%99%d2%bb%d3%99r-yaki-avyl-11-million-sum-akcha-alachak/

Яшел Үзәннең Олы Ачасыр авылы халкын исә Яңа ел бәйрәме тагын да берләштергән. Мәчет картлары белән бергә зур яшел чыршы куйганнар, гирлянда, башка кирәк-яракларны алуга читтә яшәүче якташлар да матди ярдәм күрсәткән. Олы Ачасыр авылына килә калсагыз, Абзалиннар, Ганиевлар, Гадиевлар, Нигъмәтҗановлар гаиләсе тудырган кышкы матурлыкны күрми китмәскә киңәш итә биредәгеләр.

Биектау районы Мүлмә авылында боз сарае ук ясап куйганнар. Моның өчен башта, елгага төшеп, боз кискәннәр, матурлык тудыру өчен 1 меңнән артык боз кисәге кирәк булган.

Аксубайның Иске Илдирәк авылы да Яңа ел бәйрәмнәрен чын-чынлап шау-гөр килеп үткәргән. Алар да боздан Кыш бабай һәм Кар кызын, Күсе, тәхет, болан кебек сыннар ясап куйганнар. Хәтта бозлы таулары да бар. Яңа ел бәйрәмнәрендә өч төрле Кыш бабай белән бергә халык әйлән-бәйләндә катнашкан.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү