Казан аэропортында Иран кешесендә пистолет патроны тапканнар

Казан аэропортында Иран кешесендә пистолет патроны тапканнар. Бу хакта Татарстан таможнясы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Таможня хезмәткәрләре Татарстан башкаласыннан Тегеранга очарга җыенган ир-ат багажында сугыш кирәк-яраклары тапкан.

Экспертлар бәяләве буенча, патрон Макаров, Стечкин пистолетлары, «Кедр», «Кипарис» пистолет-пулеметы өчен туры килә.

Таможняда билгеләп үткәнчә, сугыш кирәк-яракларын чит илгә законсыз алып чыгу өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Материал Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан Транспортта линия идарәсенә тапшырылган.


Фикер өстәү