«Казан» гаилә үзәге янында иске Яңа ел бәйрәме узачак

Быел төп шәһәр чыршысы урнаштырылган «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда 14 гыйнварда Искечә Яңа ел бәйрәме узачак. Бу хакта «Паркларда кыш-2020» сайтында хәбәр ителә.

Биредә яктылык-музыкаль иллюминациясе белән 35 метр биеклектәге Яңа ел чыршысы урнаштырылган. Аны бизәүгә төрле егәрлектәге 93 мең светодиод, 12 чәчәк пушкасы һәм 640 якты гирлянда кирәк булган.

Шәһәр халкы өчен кызыклы программа әзерләнгән. Бу вакыйга «Паркларда кыш-2020» программасы кысаларында узачак соңгы чара булачак.

Оештыручылар программада техник яки һава шартлары аркасында үзгәрешләр булырга мөмкин, социаль челтәрләрдәге актуаль мәгълүматны күзәтеп торырга кирәк, дип белдерә.


Фикер өстәү