Казан мәктәпләрендә 20 фандомат урнаштырачаклар

Моннан ары, алюмин, пластиктан эшләнгән савытларны, пыяла шешәләрне махсус фандоматларга ташлап булачак. Беренчесен Совет районында урнашкан 181 мәктәп ишегалында урнаштырдылар. Казан мәктәпләрендә барлыгы 20 фандомат барлыкка киләчәк. Проектны башлап җибәрү уңаеннан оештырылган чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән «Ростех» компаниясенең генераль директоры Сергей Чемезов катнашты.

– “Безнең ишегалды” программасында чүпне аерып җыю да каралган. Бар да кешенең үзеннән тора. Ә безне тәрбияләү авыр. Балалар исә, бу эшне тиз башкара. Әле алар олыларны да артларыннан ияртәчәкләр. Бу эштә балалар төп ярдәмчеләр булып тора. Без чүплекләрнең тулып килгәнен күрәбез. Әгәр чүпне аерып җыеп, эшкәртмәсәң, зур шәһәрләрдә катлаулы хәлдә калачак, – ди Президент.

Әлеге фандоматларны мәктәпләргә, кешеләр күп йөри торган урыннарга, спорт комплексларына урнаштырачаклар. Ул 0,25-2 литрлы судан бушаган шешәләрне кабул итә. Сулы килеш тапшыру мөмкин түгел.  Шешәне кабул иткәннән соң, фандомат чек бирәчәк. Аны исә tara-sbor.ru. сайтында теркәргә кирәк булачак. Шуннан соң иң күп шешә тапшырган 5 мәктәпне ачыклаячаклар. Җиңүчеләргә үзләре җыйган балларны кыйммәтле бүләкләргә алыштырып алу мөмкинлеге бирелә.

Әлеге фандоматларның тулу-тулмавын «ПЖКХ» төбәк операторы күзәтеп торачак.


Фикер өстәү