Казан янындагы трассада ике җиңел машина бәрелешкән

Казан янындагы трассада ике җиңел машина бәрелешкән, төрле тән җәрәхәте алган бер машина йөртүче хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәтенә шаһит булучылар сөйләгән.

Алар сүзләренә караганда, авария бүген Казаның Боровое Матюшино автоюлында килеп чыккан. Биредә юлны ике җиңел машина — «КИА» һәм «Лада», бүлешә алмаган.

Авария булганнан соң, «Лада» машинасы юл читенә тәгәрәгән, чит ил машинасы юлга аркылы әйләнеп яткан.

Шаһитлар сөйләгәнчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «КИА» йөртүчесе зыян күргән. Җәрәхәтләнгән ирне хастаханәгә озатканнар.


Фикер өстәү