Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры вазыйфасыннан китүенең сәбәбе билгеле

Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов баш режиссер вазыйфасыннан китүен игълан итте. Ул моны үз теләге белән эшләвен, “Дәрдмәнд” спектакленнән соң булган бәхәсләрнең әлеге карарга бернинди катнашы булмавын әйтте.

– Беренчедән мин театрда куючы режиссер булып калам. Ә баш режиссер булып калмавымның сәбәбе – “Әлиф”кә күбрәк вакыт һәм көчемне бирергә теләүдә. Елына бер спектакль генә чыгару бик аз бит. Дистәдән артык идеям бар, аларны тормышка ашырасым килә. Икенчедән, “Әлиф” белән гастрольләргә чыгарга туры килә, ә баш режиссерның айлар буе эштә күренмәве ТЮЗ артистлары өчен дә, минем өчен дә дөрес түгел, – диде режиссер.

19.08.2019 — Премьера импровизационного спектакля «Дәрдемәнд» (фото Салават Камалетдинов)

Туфан Имаметдинов әлегә ТЮЗга баш режиссерның билгеләнмәвен әйтте. “Әлиф” берләшмәсе исә Айсылу Мирхафизан катнашында “Һава” спектаклен әзерли һәм “Кыйсаи Йосыф” әсәре буенча хореографик спектакль куярга җыена.


Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры вазыйфасыннан китүенең сәбәбе билгеле” язмасына фикерләр

  1. Иҗади затның чагыштырмача һәртөрле рәсми богаулардан азат булуы мөһим фактор.Шәхсән үземә балалар халык театрын җитәкләгән чорда әлеге халәтне үтә дә сиземләргә туры килде. Бердән төп эшем гимназия укытучысы булу, шәһәр, район,республика укытучыларына дистәләгән ачык дәресләр бирү (хәзер аны «мастер класс»диләр кебек),шулар өстенә туктаусыз кәгазь тутыру,очы-кырые булмаган киңәшмә-җыелышлар- болар берсе дә иҗади омтылышларга көч тә, теләк тә калдырмый.Ә бит иң зур тәҗрибә әнә шул омтылышларны чынга ашырганда туплана да инде.Имаметдиновка карарына турылыклы калуын, алгы омтылышларында бары уңышлар гына телисе кала.Билгеле, җитәкчелек аңа финанс зарлары тудырмаска тырышырга тиеш.

Фикер өстәү