Казанда өч хатын-кыз көнкүреш газы белән агуланган

Казанның биш катлы йортында яшәүче өч хатын-кыз хастаханәгә көнкүреш газы белән агуланып китерелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген төнге өчләр тирәсендә гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Сыртлан урамында урнашкан йортта өч хатын-кызга табиблар ярдәме кирәк булуы турында хәбәр килде.

Өч хатын-кызны 7нче хастаханәнең токсикология бүлегенә «җиңел дәрәҗәдәге көнкүреш газы белән агулану» диагнозы белән китерәләр.

Башлангыч версия буенча, бу хәл төзек булмаган вентиляция аркасында чыккан.


Фикер өстәү