Казанда ачык һавада урнашкан шугалаклар ябылды

Аномаль җылы булу сәбәпле, Казанда ачык һавадагы шугалаклар ябылды. Бүгеннән Кремль яр буе, Чирәмдә хоккей уйнау үзәге һәм «Тасма» стадионы янындагы, «Аккош» ял базасындагы шугалаклар эшләүдән вакытлыча туктады.

«Без күпме вакытка ябылганлыгыбызны әйтә алмыйбыз, барысы да һава торышыннан тора. Урамда +2…+1 градус булганда ачылмыйбыз. Әгәр температура нульдән түбән яки нуль булса, туңдырса эшлибез», дип сөйләделәр Кремль яр буе матбугат хезмәтендә.

«Без эшләмибез, вакытлыча ябылдык», — диләр Чирәмдә хоккей уйнау үзәгендә.

Шугалаклар администрациясендә Татарстан башкаласында тотрыклы салкын температура булгач та шугалаклар эшләвен дәвам итәчәк, дип ышандырдылар. Шугалакларның ничек эшләве турында социаль челтәрләрдә яки телефон аша белергә мөмкин.

 


Фикер өстәү