Казанда Бәйсез Дәүләтләр Бергәлеге уеннарына узачак

Август ае кабат кызу булырга охшап тора. Казан 2020 елның төп вакыйгасына – Бәйсез Дәүләтләр Бергәлеге уеннарына әзерләнә. Оештыручылар әйтүенчә, ярышны бүгеннән үк башлап җибәрергә мөмкин. Моның өчен әллә ни корасы-төзисе дә юк. Ярышлар Олимпия уеннары елында, өстәвенә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысасында узачак.

Тарихта беренче мәртәбә үткәрелә торган ярышны уздыру урыны итеп ни өчен Казанны сайлаганнар? Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов аңлатуынча, безнең тәҗрибәгә һәм оештыру сәләтенә ышаныч зур. Уеннарны үткәрү турында 2018 елны узган БДБ илләре советында уйлана башлыйлар. Соңрак исә нигезләмәсен булдыралар.

– Беренчедән, бу сайлауда Казанда Универсиада, су спорты төрләре буенча ярышлар узу да тәэсир иткәндер. Казанга гына түгел, республиканың башка шәһәрләренә дә ярышлар үткәрү мөмкинлеген бирәләр. Татарстан әзер, өстәмә чыгымнар кирәкми, корылмалар бар. Әлеге уеннар халыкларны берләштерү өчен бер дигән массакүләм чара булачак, – диде ул. Шулай итеп Әзәрбайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан һәм Украинадан кунаклар көтәләр.

Министр урынбасары әйтүенчә, бу ярышлар спортчыларны таныту өчен генә оештырылмый. “Спорт өлкәсендә хезмәт куйган кешеләргә, менеджерларга, хөкемдарларга үз-үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлек бу”, – диде Хәлил Шәйхетдинов. Россия җыелмасының киңәйтелгән исемлегендә 38 Татарстан спортчысы бар. Министр урынбасары аларның команданың төп составына эләгүенә ышанычын белдерде.

Уеннарны үткәрү өчен башкаланың 15 спорт корылмасы җәлеп ителәчәк. Ярыш көннәрендә эшлекле программа, дискуссияләр дә үткәреләчәк.

Чарага керү ничек оештырылачак? Оештыручылар әйтүенчә, урын җитәрлек булачак.

–  Бу сорау буенча хәзер эшләр алып барыла. Сүз дә юк, чараның кайбер өлешләре билетлар буенча булыр. Чакыру билетларын исә спорт ветераннары, балалар-яшьләр спорт мәктәпләре укучыларына һәм башкаларга биреләчәк, – диде “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” җитәкчесе Азат Кадыйров.

Оештыручылар әлегә уеннарның төгәл бюджетын әйтми торды. Әлегә партнерлар җәлеп итү, анализ эше бара.

– Коммерциячел максатыбыз юк, бу – күбрәк социаль-сәяси проект, – диде Азат Кадыйров.

Оештыру комитетына әзерлек эшендә ярдәм итеп тә була. Алар рәсми логотип, талисман ясау буенча бәйге башлап җибәрә. Конкурста җиңүчеләргә акчалата бүләк каралган.

САН

БДБ уеннарында 11 илдән 2500 артык 14–23 яшьтәге спортчы киләчәк. Алар 21 спорт төрендә көч сынашачак. Меңнән артык рәсми затлар катнашыр дип көтелә. Уеннарны 1239 хөкемдар бәяләячәк, оештыру эшләренә 2 мең волонтер җәлеп ителәчәк. Барлыгы 230 комплект медаль уйнатыла. Уеннар башкаланың 15 спорт корылмасында уза. Ачылу, ябылу тантаналары 20 һәм 27 августта “Баскет-холл”үзәгендә булачак.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү