Казанда күп катлы йорт балконында арыслан күргәннәр(ФОТО)

Казанның Гаврилов урамындагы күп катлы йорт балконында арыслан күргәннәр. Хайванның фотосурәтләрен аноним кулланучы «ВКонтакте» социаль челтәрендәге шәһәр пабликларының берсендә урнаштырган.Рәсемдә арысланның 14 катлы торак йортның унынчы катындагы балконның ачык тәрәзәсеннән карап торуы күренә.

2020 елның 1 гыйнварыннан Россиядә күп кенә кыргый хайваннар, шул исәптән арысланнарны да, өйләрдә тотуны тыю гамәлгә керде. Әмма «Хайваннар белән җаваплы эш итү турында»гы Федераль законда каралган бу норма яңалык законлы көченә кергәнче сатып алынган җәнлекләргә кагылмый.


Фикер өстәү