Казанда кеше үтерү очраклары кимегән

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе коллегиясендә тармакның 2019 елгы эшенә йомгак ясалды. Министрлыкның Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин китергән статистикадан күренгәнчә, шәһәрдә соңгы 10 елда кеше үтерү очраклары 1,5 тапкыр кимегән.

Сәламәтлеккә авыр зыян китерү буенча теркәлгән саннарда да – шундый ук күрсәткечләр. 10 ел дәвамында фатир басу һәм талау очракларының, исерек хәлдә кылынган җинаятьләрнең дә кимүе күзәтелә. Җинаятьләрнең 12 проценты видеокүзәтү камералары ярдәмендә фаш ителә икән. Казанда өч мең күп фатирлы йортка якынча 10 мең камера урнаштырылган. Җәмәгать урыннарында 1600дән артык тышкы күзәтү камерасы кулланыла, Казанның 33 паркында һәм скверында 500дән артык, социаль инфраструктураның 717 объектында комплекслы видеокүзәтү оештырылган.


Фикер өстәү