Казанда парк һәм урамнардагы яңа ел бизәкләрен кайчан алачаклар?

Яңа ел бәйрәмнәрендә башкала кунаклары күпме өчпочмак ашаган һәм ничә чынаяк чәй эчкән? “Эшлекле дүшәмбе”дә Казанда оештырылган бәйрәм чараларына бәйле кызыклы саннар китерделәр.

Казанда 15 көн дәвамында “КышДаКар-фест” гөрләде. Быел ул икенче мәртәбә оештырылды. Катнашучылары узган елга караганда 10 мәртәбә күбрәк булган: бәйрәм чараларын 200 меңнән артык кеше тамаша кылган. “Казан” гаилә үзәге янында үткән фестивальдә барлыгы 5 мең өчпочмак һәм башка милли сыйларыбыз, 3 мең литр глинтвейн, 2 мең чынаяк татар чәе эчелгән. Сый-нигъмәт тәкъдим итүдә 20 кафе-ресторан, республиканың 7 фермер хуҗалыгы катнашкан, үзмәшгульләр продукциясе дә тәкъдим ителгән. Фестиваль көннәрендә 30 мастер-класс оештырылган.

Башкалага кунаклар да күп килгән. Татарстанның туризмны үстерү буенча комитет җитәкчесе Дарья Санникова хәбәр итүенчә, Яңа ел бәйрәмнәре чорында Казанда 170 меңнән артык турист кунак булган. Бу әле узган ел белән чагыштырганда 12 процентка күбрәк тә. Дарья Санникова сүзләренчә, иң күп кунаклар Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбургтан һәм Идел буе федераль округына караган башка шәһәрләрдән булган. Себердән дә килгәннәр. Бәйрәмнәрдә кунакханәләрнең уртача йөкләнеше 79,6 процентны тәшкил иткән. Туристлар Казанда уртача 2–3 көнгә тукталган.

Халык иң күп булган урыннар исемлегендә шәһәр парклары һәм “Казан” гаилә үзәге янында урнашкан төп чыршы мәйданчыгы тора. Быел Яңа ел бизәлешенә аеруча игътибар ителгән.

– Шәһәрнең 18 җәмәгать киңлеген бәйрәмчә бизәделәр, унысында чыршылар урнаштырылган иде. “Черек күл” паркында үзенчәлекле бизәлеш булды, Лядской бакчасын, “Ак чәчәкләр” бульварын, “Комсомолец” паркын быел беренче мәртәбә бәйрәмчә бизәделәр. Горки-Әмәт урман-паркында агач ябалдашларына татар һәм урыс телендә барыбызга да билгеле булган Яңа ел шигыреннән сүзләр эленгән иде, – диде Казан шәһәре башкарма комитетының парк һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров.

Яңа ел бәйрәмен ачык һавада каршы алу да традициягә кереп бара. Марат Закиров әйтүенчә, 2020 елны “Черек күл”дә һәм “Казан” гаилә үзәгендә 50 мең кеше каршылаган.

14 гыйнвардан парк һәм шәһәр урамнарындагы бизәкләрне ала башлаячаклар. Әмма шугалак, үзәк чыршы, Бауман урамындагы һәм “Черек күл” паркындагы инсталляция март аена кадәр торачак дип ышандыралар. Спорт ярышлары, концертларга да нокта куелды дигән сүз түгел: паркларда алар кыш буе дәвам итәчәк.

 

ФОТО: Thevisualized.com

Фикер өстәү