Казанда тугыз баллы бөке хасил булды

Кар яву сәбәпле, Казанда тугыз баллы бөке хасил булды. Мәгълүматны «Яндекс.Пробки» сервисы раслый.

Иң зур бөкеләр Җиңү проспектыннан Академик Арбузов, Үзәк урамнан Көек авылы юнәлешендә, шулай ук Гвардия, Борисовская, Әмирхан һәм Копылов урамнарында теркәлгән.

Моннан тыш, сервис мәгълүматлары буенча иртән Казанда җиде юл-транспорт һәлакәте булган.


Фикер өстәү