“Казанга килеп дөрес эшләгәнмен» Татарстанның ел студенты булып үзбәк егете танылды 

Казанда 15 нче тапкыр ел студентын ачыкладылар. 25 гыйнвар “Пирамида” күңел ачу үзәгендә үткән тантанада җиңүчене Рөстәм Миңнеханов бүләкләде. Татарстанның иң лаеклы студентлары, бәйгенең үзенчәлекләре турында без дә белешеп кайттык.

– Татарстанда студентларга белем алу, иҗат итү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Әмма камиллекнең чиге юк, шуңа күрә моның белән генә тукталып калмыйбыз. Без үзебезнең студентлар һәм аларның уңышлары белән горурланабыз! – диде  Президент, бәйрәм белән котлап.

Татарстан студентлары арасында иң лаеклысы булып КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм гаммәви коммуникацияләр институтында белем алучы Камолиддин Бобохонов танылды. Гран-при иясенә 50 мең сумлык акчалата премия белән беррәттән дөньядагы университетларның берсендә белем алу хокукы бирелә.

– Моннан биш ел элек Үзбәкстанның Ташкент шәһәреннән Татарстан башкаласына укырга килгәндә, курку катыш горурлык хисе бар иде. КФУ яхшы белгечләр  әзерләве белән дан тота. Монда укырга керә алуым белән бәхетле идем. Шуның белән беррәттән Татарстанда чит төбәктән килүчеләргә башка төрле караш булыр дигән уйлар да булмады түгел. Бүген Татарстанның “Ел студенты” исеменә лаек  булуым белән мин үземә генә түгел, башкаларга да әлеге уйларның ялгыш булуын исбатладым, – дип уй-хисләрен җиткерде Камолиддин.

Быел бәйгене алдагы 14 елда “Ел студенты” исеменә лаек булучылар башлап җибәрде. Татарстанның Студентлар лигасы президенты Рүфәт Кыямов әлеге бәйгедә катнашучыларның бүген дә яшьләр өчен хезмәт итүе турында әйтте:

– Беренче тапкыр чара 2005 елда үткәрелде. Аның җиңүчесе – Тимур Сөләйманов бүген яшьләр эшләре министры урынбасары вазифасын башкара. Димәк, “Ел студенты” Татарстанның киләчәге булырдай, алдынгы карашлы яшьләргә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә.

“Ел студенты – 2019” бәйгесендә ТАССРның 100 еллык тарихында булган иң истәлекле мизгелләр дә искә алынды. Казанның 1000 еллыгы, 2013 елдагы Универсиада һәм Татарстан тарихында эз калдырган башка чаралар катнашучылар һәм оештыручылар әзерләгән видеороликларда чагылыш тапты.

Бәйгедә җиңүчеләрне 18 номинациядә бүләкләделәр. “Елның студентлар иҗади клубы” номинациясендә энергетика университетының иҗади клубы, “Елның студентлар оешмасы” булып КФУның “Alter Ego” турклубы, “Елның студентлар тулай торагы советы” номинациясендә КФУның студентлар шәһәрчегендәге дүртенче йорт советы җиңде. “Елның спорт клубы” исеменә КИТТУның “Kronos” клубы лаек булды, “Ел спортчысы” дип КФУ студенты Екатерина Лоськово игълан ителде. Җиңүчеләрне Татарстан спорт министры Владимир Леонов бүләкләде.

“Ел журналисты” исеменә КИТТУ (КАИ) студенты Татьяна Иванова һәм КФУ студенты Алинә Сысоева лаек булды. “Студентлар матбугаты” номинациясендә җиңүчеләр дип медицина университетының студентлар матбугат үзәге һәм КФУның студпроф.рф порталы танылды. Җиңүчеләрне Татарстанның матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тәбрикләде.

“Елның чит ил студенты” булып КФУ студенты Диләрә Дамар игълан ителде. “Ел волонтеры” исеменә Түбән Кама химия-технология институты студенты Булат Әюпов лаек булды. Аны Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов бүләкләде һәм студентлар тәкъдиме белән башланып киткән әлеге бәйгенең бүгенгедәй югары баскычка күтәрелүе белән горурлануын әйтте:

– Яшьләрнең бүген үз министрлыклары бар. Димәк, аларның үз тормышларын яхшыртуга багышланган барлык тәкъдимнәре дә тормышка ашырылуына шик юк. Мөмкинлекләрегез җәйрәп ята, куллана гына белегез!

КФУ студенты Тимур Хәбибуллин “Ел старостасы”, Казанның инновация университеты студсоветы “Елның студентлар җирле үзидарә органы” исеменә лаек булды. Яшьләрне Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева котлады.

“Елның студентлар фәнни оешмасы” номинациясендә – энергетика университеты, “Ел интеллекты” номинациясендә Раил Зиннуров җиңде. Лауреатларны Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов бүләкләде.

– Мин татар халык сәнгатенә кечкенәдән гашыйк. Бәйгенең сайлап алу турында да халык биюен башкардым. Чын күңелдән эшләгәндә генә яңа үрләр яулап була, һәм мин моңа бүген инандым, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты “Елның иҗади шәхесе” номинациясендә җиңгән ТИСБИ студенты Айдар Камалетдинов.

“Елның студентлар иҗади коллективы” дип КФУның “Im (age)” коллективы игълан ителде. “Елның җәмәгать эшлеклесе” номинациясендә ТИСБИ студенты Даниил Шейко җиңде. “Студентлар проекты” номинациясендә беренче урынны КФУ студентлары гамәлгә ашырган “Profкарта” программасы алды.

Әйтергә кирәк, бүләкләү тантанасында яшьләр сәясәтенә зур өлеш керткән ветераннар да читтә калмады. Аларны Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Татарстан яшьләр сәясәтенең 25 еллыгына багышланган медальләр һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Лилия Гыймазова

 

 


Фикер өстәү