Казанга төшәргә мәҗбүр булган лайнерда пассажир үлеме сәбәбен ачыклыйлар

Казанга төшәргә мәҗбүр булган лайнерда пассажирның ни сәбәпле үлүен тикшерәләр. Россия Федерациясе тикшерү комитеты Идел буе транспортта тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе, юстиция подполковнигы Дмитрий Захаров «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Кичә төнге унберләр тирәсендә Мәскәүдән Көньяк Сахалинга оча торган лайнерда 58 яшьлек пассажирның хәле кинәт начараеп киткән. Самолет «Казан» Халыкара аэропортына төшәргә мәҗбүр булган.

Самолет аэропортка төшеп утырганнан соң килгән ашыгыч ярдәм табиблары ир-атның үлемен раслаган.

Хәзер лайнер Казаннан Көньяк Сахалинга юл тоткан.

Тикшерүчеләр фаҗиганең барлык сәбәпләрен ачыклый, тиешле экспертиза үткәреләчәк. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар чыгарылачак.


Фикер өстәү