“Кирәксез булып яшәүдән туйдым!”

“Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Сезгә бер танышым хакында язарга булдым. Казанда яши ул. 90 яшьлек Дания Юнысованың гаиләсе дә, туганнары да, баласы да юк. Ул I группа инвалид. Таҗикстаннан Татарстанга күченеп кайтканына 20 ел инде. Төрле җирләрдә яшәгән. Хәзерге вакытта Качалов урамындагы тулай торактан бер бүлмә биргәннәр. Әбинең торыр җире булса да, пропискасы вакытлыча гына. Ел саен барып озайтырга тиеш. Олы кеше өчен болай йөрү кыен, ди. Әбине үзе үлгәнче пропискага кертеп булмас микән?”

Тәнзилә Шәрәпова. Казан.

Дания әби гомере буе математика укытучысы булган. Ике югары белеме бар. Әле дә эшләр идем, ди. Берничә игълан буенча эш тә тапкан булган. Яшен белгәч, алмаганнар. Әле пенсиягә чыккач та, китапханәдә эшләгән.

– Мин Башкортстанның Бүздәк районында туып үстем. Балачакта тормышыбыз авыр булды. Әти фронттан яраланып кайтты. Әни белән тату яшәмәделәр, өйдә гел тавыш иде. Мин алтынчы класста укыганда аерылыштылар. Шулчакта мине бүлә башладылар. Әти үзе белән торырга куша, әнигә энемне калдырган иде. Аларны тыңлап кешедә яшәргә дә туры килде әле миңа, – дип сөйли Дания апа. – Шулай йөри торгач, тугызынчы класстан Урта Азиягә – Таҗикстанга чыгып киттем. Дүшәмбегә барып эләктем.

Дания апа читтә җан җылысы таба. Матур гына гомер итә башлый. 1996 елга кадәр шунда яши. Дуслары да күп була. Тик гаилә генә кора алмый. Бәхетсез булырмын, әти-әни язмышын кабатлап, балаларны ятим итәрмен дип курка. Әнә шулай итеп, ялгыз кала. Ул чакта эше дә була, үз йортында яши. Тик сугыш башланып барысын да харап итә. Баштарак түзәргә тырышса да, гаҗизлектән ул да Татарстанга юл тота.

– Башта танышларымда яшәдем. Аннан соң фатир яллап тордым. Картая башлагач, үз түбәм булмау борчыды. Түрәләр янына йөри торгач, тулай торактан бүлмә бирделәр. Башта Казанның бер районында яшәдем, аннан икенчесенә күчерделәр, инде менә Качалов урамына килеп эләктем. Монда урнашкач, әзрәк күңелем тынычланды, – дип сөйли ул. – Юлымда яхшы кешеләр күп очрады. Телне сагынгач, театрга йөри башладым. Бервакыт Камал театрында бер егет баскычтан төшкәндә ярдәм итте. Танышып киттек. Бу бала мине шул көннән бирле ташламый. Ярдәм итеп тора. Бу бүлмәдә яшәр өчен бөтенләй шартлар юк иде. Үз акчама ремонт ясаттым. Хәзер бәдрәф тә, юыну бүлмәсе дә, ашарга пешерү плитәсе дә өйдә. 18 кв метрлы бүлмәгә бар да сыйды. Бу эшләрне театрда танышкан егет башкарды.

Дания апаны тәрбияләп торучы егет бу изге гамәлен, савап өчен башкарам, ди. Аның исемен күрсәтмибез. Егет социаль хезмәткәр булып теркәлеп, әбине караган өчен 1 200 сум акча ала.

– Торган җиремнән канәгать мин. Тик ел саен пропискамны озайтып йөрергә туры килә. Шул борчый. Үзем үлгәнче ясап куйсалар ни була соң? Иң гарьләнгәнем — паспортымда штамп юк. Миңа бер кәгазь тоттыралар. Әгәр онытып бармый калсаң, штраф түләтергә дә мөмкиннәр. Җитмәсә, прописка ясату кайчак икешәр айга сузыла. Шулчакта пенсиямне ала алмыйча тилмерәм. Аны биргәндә дә паспортымны кат-кат тикшерәләр. Әйтерсең, мин ниндидер бер куркыныч кеше. Шунысы да күңелгә тия. Кычкырып елыйсылар килә кайчак. Түрәләр ишеген күп таптадым. Алар миңа картлар йортына барырга куша. Тик минем калган гомеремне анда үткәрәсем килми. Хәзер бүлмәм оҗмахка тиң, – ди ул. – Туган ягым турында ишетәсем дә килми. Бар бәхетсезлегем анда булды. Дүшәмбегә чакырсалар, кире китәр идем. Тик анда мине кем көтә? Гомер инде үтелгән. Хәзер яшәү урынын алыштырып йөреп булмый. Кирәксез булып яшәүдән туйдым. Миңа ярдәм итегезче!

Дания апаның үтенечен Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга юлладык.

– Дания Юнысова хакында мәгълүмат тупларбыз. Олы кешене аңлап була. Прописка вакытын онытырга да мөмкин. Мондый очраклар булгалады. Аның үзенә тиешле медицина һәм социаль ярдәмне алу-алмавы хакында да белешербез, әлеге мәсьәләне хәл итү ягын карарбыз, – диде ул.

Гөлгенә Шиһапова


2 фикер

  1. Үзеңә дә Зур Рәхмәт яусын, Гөлгенә! Син бик күп игелекле эшләр башкарасың!

Фикер өстәү