Контракт нигезендә хезмәт иткән солдатның гәүдәсе өенә кайтарылган

6 гыйнварда Хабаровск краеның Бикин шәһәрендә тимер юл рельсларында үлгән килеш табылган Раевка егетенең гәүдәсе туган ягына кайтарылган.

Командование сүзләренә караганда, гаиләгә берни дә түләргә туры килмәгән.
— Михайловлар берни дә түләмәде, часть транспорт чыгымнарын үз өстенә алды, — дип хәбәр иткәннәр 46102нче хәрби частьта. 

https://vatantat.ru/2020/01/kontrakt-nigezend%d3%99-hezm%d3%99t-itk%d3%99n-soldatny%d2%a3-%d2%aflemend%d3%99-kem-gaeple/

Башкортстаннан килгән контрактчыны Хабаровск краенда рельсларда үле килеш тапканнар иде. Гаиләсе аны кыйнап үтергәннәр, дип саный. Әмма тикшерү моның бәхетсезлек очрагы булуын күрсәткән.

Солдатны Башкортстанга кайтару чыгымнарын Әлшәй районы хакимияте үз өстенә алырга җыенган иде.


Фикер өстәү